МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
Туган телгә мәдхия
Опубликовано: 23.01.201523 нче гыйнвар көнне Татар теле атналыгы кысаларында Ахмадуллина А. Т., Касимова Г. Җ. җитәкчелегендә 8, 9 классларда “ Туган телем язмышы - милләт язмышы” исемендә тәрбия сәгате үткәрелде. Телләр белү- олы байлык . Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйбыз.Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Иң борынгы, моңлы, газиз, матур, саф туган телебез белән горурланырга һәм аны сакларга тиешбез. Язучылар, шагыйрьләр дә телгә карата дан җырлаганнар.
Туган телгә мәдхия
Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табар телем...
Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.
Телне тешләп канатырлык сабыр телем...
Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.
Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.
Табындагы икмәгем күк телем-телем.
Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...
Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.
Сине саклап калыр өчен, күпме белем
Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...
/Л.Шагыйрьҗан/
К списку новостей












