МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
"Уңыш бәйрәме"
Опубликовано: 25.10.201121 октябрь көнне мәктәптә традицион "Уңыш бәйрәме" кичәләре узды. Бу бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башладык. Мәктәп тирә-ягын чистарттык, ялгыз әбиләрнең өйләрендә булдык, булыштык. Төрле табигый материаллардан күргәзмәләр әзерләдек. Ташкабак - бакча каравылчысына, кишер - тычканга, кызыл чөгендер - Чипполинога әверелде. Һәрбер класс үз композициясен яклады.
Башлангыч класслар бәйрәмне көзге матурлык, кошлар, чәчәкләрне өйрәнүгә багышлады. Алар матур шигырьләр, җырлар башкардылар, табышмакларга җавап бирделәр, бер-берсен сынадылар, ярыштылар. Бәйрәмгә нәни дусларын - балалр бакчасына йөргән балаларны да чакырганнар иде.
5-7 класс укучыларын бәйрәмдә тылсымлы Көз кызы сәламләде. Укучылар үз осталыкларын Тылсымлы кызга күрсәттеләр: көз турында музыкага бию әзерләгәннәр, көз көне була торган кызыклы вакыйгаларны тасвирладылар, матур җырлар, шигырьләр башкардылар.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше кичке 5 тә башланды. Башка елдан аермалы буларак, бу бәйрәмне 8-9 класс укучылары оештырды. 8 класс укучылары өчен аеруча истәлекле көн булды - алар өлкән класс укучылары сафларына бастылар. Укучылар бәйрәмгә Яңа Кенәр лицеенда укучы 10-11 класс укучыларын да чакырганнар иде. Кунаклар да буш килмәгән - алар котлау сүзләре, матур җырлар бүләк итте.
Бәйрәмнең күрке - дискотека булды. Укучылар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.
К списку новостей












