МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
Уңыш бәйрәме
Опубликовано: 25.10.2013
25 октябрь көнне мәктәбебездә көзге бал бәйрәме узды. Башлангыч класслар көз турында матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Табышмакларга җавап бирделәр, бер- берсен сынадылар, ярыштылар.
5-7 класс укучыларын бәйрәмдә тылсымлы көз кызы сәламләде. Укучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: татар эстрадасы йолдызлары булып җырладылар, скетч һәм мода күрсәттеләр.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше кичке 5 тә башланды. Бәйрәмне 8-9 класс укучылары оештырды. Бәйрәм шаян җырлар, биюләр һәм мәзәкләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең күрке- дискотека булды. Барлык класслар да бәйрәмгә бик актив катнаштылар.
К списку новостей












