Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Туган ягым - Татарстан 01.11.2017

Бу атнада "Туган ягым - Татарстан" дигән проект эшен башлап җибәрдек. Балаларда туган якка карата ярату хисе тәрбияләү , Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү өстендә эшләдек. Өлкән төркемдәге балалар белән, күмәк эштә, Казан Кремелендәге корылмаларны эвәләдек.Балалар бик тырышып, яратып бу эшне иҗат иттеләр.
-
Көзнең бер көнендә 30.10.2017

Бакчада "Көзнең бер көнендә... "-дигән иртә бик күңелле үтте. Иртәгә укытучы апаларын чакырдык. Иртә җырлар, биюләр, шигырьләр, уеннар белән аралашып барды. Көз темасына багышланган викторинада зур төркем балалары бик актив катнаштылар.
-
Күргәзмә оештырдык 27.10.2017

Бакчада ата-аналар һәм балалар көче белән "Челтәр -челтәр яфрак" -дигән күргәзмә оештырдык.
-
Ата-аналар җыелышы 26.10.2017

Без ата- аналар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ата-аналар теләге белән электрон эләмтә дә оештырылды. Ә бүген бездә "ФГОС белән укыту-тәрбия эшен алып бару”темасына багышланган ата- аналар җыелышы уздрылды.
-
Әлмәндәр бабай 25.10.2017

Бакчада балалар төрле рольләргә кереп уйнарга яраталар ."Ряженка" почмагында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Карагыз әле, чын Әлмәндәр түгелме?!
-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерәбез. 23.10.2017

Бакчада сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләрен үстерәбез. Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү өстендә эшлибез. Балалар таныш әкиятләрне сәхнәләштерергә бик яраталар. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерәләр.
-
Бүген бездә туган көн. 20.10.2017

Бүген Зиләнең туган көне.Бүген иртәдән зур кызлар иҗат почмагында мәш киләләр, дусларына бүләк әзерлиләр. Без дә Зиләне чын күңелдән котлыйбыз. Шушындый ягымлы, тәртипле, кешелекле булып кал. Барлык апаларың да сине бик яраталар.
-
Саулык -зур байлык. 18.10.2017

Саулык- зур байлык. Балаларда үз саламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләргә тырышабыз. Балаларга сәламәтлекне саклауда уңай психологик атмосфера да зур йогынты ясаганын төшендерергә тырышабыз. Бакчада "Релакс" минутлары.
-
Мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән эшчәнлек 16.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән эшчәнлек тыгыз атмосферада алып барыла. Балаларда белем алуга омтылыш уятуга төрле кызыксыну чаралары кулланабыз.Һәр белем бирү өлкәсендә ФГОС тәләпләренә туры килгән эш дәфтәрләре кулланабыз.
-
Саф һавада уеннар. 13.10.2017

Кече төркем балалары белән саф һавада индивидуаль уеннар оештырабыз.





