Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Тынычлык дәресе" 01.09.2016

Яңа уку елы "Тынычлык дәресе" белән башланып китте.
Кояш кебек якты булсын күңелебез,
Кояшлы һәм тыныч булсын күгебез!
-
Ярминкә. 28.08.2016

Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәләре ел саен уздырыла. Безнең мәктәп тә ярминкәдә катнашты. Мәктәп бакчасында үскән кыяр, кишер, чөгендер, суганны халык бик теләп алды. Шулай ук төрле дару үләннәре, кайнатма, салатлар да күпләп сатылды. Ярминкәләр бик күңелле генә үтеп китте.
-
Чәчәк күргәзмәсе 27.08.2016

27 нче август көнне Арча шәһәрендә чәчәк күргәзмәсе үтте. Мәктәбебез әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты.Республика көненә багышланган чәчәк күргәзмәсе күз явын алырлык иде.
-
Укытучыларның август киңәшмәсе 25.08.2016

Бүген Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова катнашты. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Соңыннан бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәпнең булуы укучыларыбыз өчен зур дәрәҗә. "Белем сыйфатын арттыру өчен" күчмә кубогы бездә. Район башлыгы Илшат Нуриевка 50000 сумлык шаһәдатнәмә өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Акция "Помоги своей школе!" 25.08.2016

В последние годы Правительством РТ многое сделано для улучшения материально-технической базы учебных заведений, осуществлена масштабная программа информатизации, проводится капитальный ремонт зданий, в учреждения общего и среднего профессионального образования поставляется оборудование и предметные кабинеты. Выделяются немалые средства на различные программы и из федерального бюджета. Но для того, чтобы вести учебно-воспитательный процесс в рамках предъявляемых высоких современных требований, создавать соответствующие условия для учащихся, этих средств недостаточно. В период летних каникул, не без помощи родителей, в классах проводится косметический ремонт, однако остается еще масса проблем, которые невозможно решить без помощи меценатов. У каждой школы, колледжа и техникума есть успешные и состоятельные выпускники. Наверняка у каждого из вас был любимый учитель. Найдите время навестить родные пенаты. Поинтересуйтесь ее проблемами, помните - кто помнит прошлое, у того есть будущее!
- "Мәктәпкә җыенырга булыш!" 24.08.2016
-
Г.Камал туган төбәктә-әдәби мәйдан гөрләде. 23.08.2016

Газиз халкының талантын барлау өчен, “Ач, шигърият, серләреңне!” дип аталган шигырь бәйрәме- әдәби мәйдан һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Мәҗитова Адилә, Мәҗитова Галияләрнең әниләргә, табигатькә багышланган шигырләре һәркемне игътибарcыз калдырмады. Шигъри җанлы укучылар: Кәримов Инсаф, Сафин Илназ, Солтанова Зәринә, Солтанова Рәзилә, Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, Шәмсемөхәмәтова Илүзә, Ибәтуллин Ирек, Мәһдиев Әнисләрнең чыгышлары ихтирамга лаек. Кичәдә милләтебезне дөньяга таныткан шагыйребез - Г. Тукай әсәрләре үз урынын алды.Чөнки һәр татар баласы кечкенәдән аның әсәрләрен күңеленә сеңдереп үсә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Безнең туган ягыбыз күп кенә күренекле кешеләр биргән як. Шулар арасыннан - балалар шагыйрәсе Заһирә апа Гомәрованың, үзешчән шагыйрә Роза апа Шәйхетдинованың шигырьләре дә бәйрәмдә яратып укылды. Кичә мәктәбезнең ”Ләйсән” бию коллективының матур чыгышы белән үрелеп барды. Укучыларның әдәбиятка, шигърияткә, гомумән китапка битараф булмаулары, яраткан язучыларыбызның иҗатлары белән танышып, кызыксынып торулары шатландыра.
-
Кызу эш вакыты 18.08.2016

Август аеның бик эссе торуы сәбәпле, мәктәп бакчасында су сибү даими рәвештә алып барыла.
Үссен матур чәчәкләр,
Гел кояшка үрелеп.
Балкып торсын җиребез,
Яшеллеккә төрелеп.
-
Бердәм Россия һәр кешегә барып җитәчәк 06.08.2016

Депутатлыкка кандидатлар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган десант республика районнары буенча "Көчле Татарстан - Бердәм Россия" ватанпәрвәрлек эстафетасына чыкты. Мобиль кабул итү бүлмәсеннән гыйбарәт булган автобус 6 нчы август көнне Сикертән җирлегенә килеп халыкның гозерләрен тыңлап, язып алды. Алар: "Бер гозер-теләк тә игътибарсыз калмаячак", - дип ышандыралар.
-
Кыяр тозлау өчен менә дигән вакыт! 01.08.2016

Җәй уртасы җиттеме, бакчаларда яшелчәләрне кышка әзерләү башлана. Кыяр тозлар өчен менә дигән вакыт! “Тозлау өчен нык булган, бертөрле зурлыктагы кыярларны сайлыйлар...”,- дип, Гөлүсә апа белән Фәридә апа безне кыяр тозлау серләренә өйрәтеп кенә калмыйлар, мәктәп укучыларына ашханәдә кыш буена җитәрлек кыярларны телеңне йотарлык тәмле итеп тозлап та куялар. Афәрин!











