Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 28 |
У нас учат: | 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Шахмат 02.04.2024
Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.
Спортның бу төре укучыларыбыз арасында иң киң танылу алган уеннарның берсе. Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф баласы да шахмат тактасын үз итә. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз өчен даими рәвештә осталык дәресләре оештырыла. Отставкадагы полковник, үзешчән рәссам Саляхутдинов Миннерадил Имаметдин улы укучыларыбызны шахмат уйнау серләренә бик теләп төшендерә. Яшь шахматистлар да остазларының мәктәпкә килүен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Вакытын һәм хезмәтен балаларга багышлаган Минннерадил Имаметдин улына без зур рәхмәтле. -
ГТО 27.03.2024
Вот и прошел очередной и долгожданный этап сдачи нормативов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне». Ребята готовились и показали отличные результаты.
Цель данного мероприятия состояла в вовлечении обучающихся школы в занятия физической культуры и спортом; популяризации здорового образа жизни среди подрастающего поколения; комплексного решения проблем двигательной активности и укрепления здоровья учащихся.
-
«Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее» 25.03.2024
Ежегодная научно-практическая конференция школьников «Наука и молодежь Татарстана – шаг в будущее»
Укучыбыз Зарипова Гөлшат Казан дәүләт аграр университетында үзенең проект эшен яклап зур уңышка иреште. Аны бу уңышы белән ихластан котлыйбыз!!! -
Иң яхшы шахматчы-2024” ярышлары 22.03.2024
Бүген мәктәбебез укучылары Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә Арча районы гомуми белем мәктәпләре арасында үткәрелгән шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 2 нче этабында катнаштылар. 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Д. 2 нче урынга, 6 нчы сыйныф укучысы Абрамова Р. 3 нче урынга, ә мәктәп командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Китап – белем чишмәсе 21.03.2024
Мәктәбебездә “Туган телем сагында” акциясе дәвам итә. Бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә, укучылар татар телебезнең матурлыгын, аһәңлеген тоярга өйрәнәләр. Менә бүген дә башлангыч сыйныф укучылары түгәрәк өстәл артында утырып, татар халык әкиятләрен укыдылар.
-
21.03.2024
Мәктәбебездә язучылар белән очрашу кичәсе
Арча районы мәгариф идарәсе Язучылар берлеге белән берлектә укучыларга милли тәрбия бирү, татар халкының иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү максатыннан төрле чаралар оештыруда актив катнашырга чакыра. Якташ әдипләребез, фән эшлеклеләре, гомумән, туган төбәгебезне, мәдәниятебезне, халыкның көнкүрешен яхшыртуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар еш булып тора. 21 нче мартта Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе – Вакыйф Вәкил улы Нуриев һәм язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Камил Әдһәм улы Кәримов белән очрашу кичәсе узды. Әлеге кичәнең төп максаты: укучыларны Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримов иҗатлары белән таныштыру, әсәрләре белән танышуга кызыксыну уяту, укучыларда татар халкының күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерү булды. Очрашу кичәсендә Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримовның әсәрләреннән өзекләрне “Без – Камал оныклары” түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сәнгатьле уку осталары язучыларның әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук кичә моңлы җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле биюләр белән үрелеп барды. Язучылар укучыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Укучылар һәм укытучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Килгән кунаклар белән җанлы әңгәмә сизелмичә үтеп китте, күңелле истәлекләр белән хәтерләребездә уелып калды.
Гомумән, кичә бик тәэсирле, эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды. Милләтебезне саклауга керткән өлешләре өчен һәм безнең укучыларыбызны ихтирам итеп, ерак юлларны якын итеп килгән язучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары телибез! Сау-сәламәт булыгыз! Сез үз халкына, үз милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртүчеләр. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын! -
День национальной кухни 21.03.2024
В рамках Недели здорового питания провели День национальной кухни.
Обучающиеся с классными руководителями раскрывали секреты национальной кухни. С целью повышения интереса учеников к изучению на уроках технологии приготовления блюд национальной татарской кухни. В ходе мероприятия педагог на практике показала, как можно создать условия на уроках технологии, воспитать уважение к традициям народов , познакомила гостей с национальной татарской кухней, была изучена технология приготовления блюд татарской кухни. -
Здоровое питание 20.03.2024
В рамках недели школьного питания в школе прошли классные часы на тему «Здоровое питание».
Цель: ознакомить учащихся с понятиями: правильное питание, полезные продукты, меню; учить различать полезные и вкусные продукты; воспитывать культуру питания.
Одной из важнейших задач сегодня является формирование у детей ответственного отношения к своему здоровью. -
Тукай безнең йөрәкләрдә 19.03.2024
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр. Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Уйлап карасаң, кызганыч тормыш, ятимлек михнәтләрен татыган, яшьли үлеп киткән шагыйрь язмышы бигрәк аяныч...
Бүген “Туган телем сагында” акциясе кысаларында 1-4 класс укучылары белән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштык. Балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен укыдык -
Канатлы дусларыбыз 18.03.2024
Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән һәркемне сокландыра Мәктәбебез укучылары ел саен сыерчыклар кайтуын зарыгып көтәләр һәм аларны каршыларга ныклап әзерләнәләр. Укучыларыбыз аларга оригиналь, кызыклы һәм уңайлы оялар ясадылар. Сыерчыкларга яңа йортларында уңайлы булыр дип өметләнәбез!