Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Әти-әниләр җыелышы 29.03.2021
2021 нче елның 29 нчы мартында “Г.Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбе”ндә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. мәктәпнең 2020-2021 уку елының өченче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелыш барышында мәктәп һәм гаилә арасындагы тыгыз хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Укытучы һәм ата-аналар бер-берсе белән килешеп эшләгәндә генә мәктәптә укыту-тәрбия эшләре яхшыра, гаиләдә балаларны тәрбияләү процессы тагын да уңышлырак бара.Арча агросәнәгать көллиятеннән Хаҗиәхмәтова Сания Ринатовна кунакта булды. Ул ата-аналарны уку-укытуның торышы, көллияттәге уку бүлекләре белән таныштырды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәймарданова А.Р. ата-аналарның игътибарын хокук бозуларны профилактикалауда гаиләнең роленә юнәлтте, әлеге проблема буенча мәктәпнең эшен күрсәтте, профилактик эш алып барылуы, мәктәптә хокук бозулар статистикасы турында җентекләп сөйләде. Мәктәптә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтте. Җыелышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, профилактиканың иң мөһим моментларының берсе – ата-аналарга заманча яшүсмерләр мохитендә булган проблемалар турында, ә иң мөһиме, аларны булдырмау чаралары турында хәбәр итте. Мәктәп администрациясе ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныфларга таралыштылар.29 марта 2021 года в “Сикертанской основной общеобразовательной школе имени Г. Камала” состоялось родительское собрание. Директор школы Сунгатов Ш. З. ознакомил с итогами работы школы за третью четверть 2020-2021 учебного года. В ходе собрания были рассмотрены вопросы тесного взаимодействия школы и семьи. Только при слаженной работе учителя и родителей учебно-воспитательная работа в школе улучшается, а в семье процесс воспитания детей идет более успешно.Гостем стала Хазиахметова Сания Ринатовна из Арского агропромышленного колледжа. Она ознакомила родителей с учебным процессом, с учебными отделениями в колледже.Заместитель директора по воспитательной работе Шаймарданова А.Р. обратила внимание родителей на роль семьи в профилактике правонарушений, показала работу школы по данной проблеме, подробно рассказала о профилактической работе, статистике правонарушений в школе. Администрация школы ответила на вопросы родителей. После общешкольного собрания все родители разошлись по классам. -
Каникулда күңелле ял итәбез. 25.03.2021
Бүген мәктәбебез укучылары Урта Курса төп мәктәбендә үткәрелгән волейбол ярышларында катнаштылар. Алга таба да уңышлар телибез!Сегодня учащиеся нашей школы приняли активное участие в соревнованиях по волейболу, которые прошли в Среднекорсинской основной школе. Желаем всем дальнейших успехов! -
23.03.2021
Бүген мәктәбебезнең ир-ат укытучыларыннан торган командасы, волейбол буенча, Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында үткәрелгән ярышларның зона этабында IV нче урынга лаек булды. Мәктәп данын яклап көч сынашкан хезмәттәшләребезгә бөтен коллектив исеменнән рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез.Сегодня команда учителей-мужчин нашей школы заняла IV место в зональном этапе соревнований по волейболу среди первичных профсоюзных организаций образовательных учреждений Арского муниципального района. От имени всего коллектива благодарим коллег, которые боролись за честь школы, желаем здоровья, успехов. -
Рус теленнән имтиханга әзерлек 22.03.2021

Бүген рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Л.Г. 9 нчы сыйныф укучылары белән имтиханга әзерлек консультациясе үткәрде. Укучылар бик тырышып имтиханга әзерләнәләр. Барысына да уңышлар телибез!!!
Сегодня учитель русского языка и литературы Каримова Л.Г. провела консультацию с учениками 9 класса для подготовки к экзамену. Учащиеся очень старательно готовятся к предстоящему экзамену. Желаем всем успехов!!!
-
Нәүрүз бәйрәме 19.03.2021
Бүген мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Нәүрүз – борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Татар халкы Яңа елны 21 нче март – көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бәйрәм шигырь сөйләү, җыр-бию һәм төрле уеннар белән үрелеп барды.Сегодня в нашей школе прошёл праздник Навруз. Навруз-это праздник встречи весны, который в древности отмечали наши предки. Слово ”Навруз“ в персидско-таджикском языке означает ”Новый день". Татарский народ встречал Новый год 21 марта – во время равноденствия дня и ночи. Праздник сопровождался чтением стихов, песнями, танцами и играми. -
Әлифба бәйрәме 18.03.2021
Бүген мәктәбебездә 1 нче класс укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, күптөрле һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар. Әлифба бәйрәме күңелләрдә матур хатирәләр калдырды.Сегодня в нашей школе прошёл большой праздник для учащихся 1 класса- прощание с азбукой. За полгода учащиеся научились красиво читать, писать, овладели многими навыками. На празднике ученики пели, читали стихи. Праздник Азбуки оставил прекрасные воспоминания. -
17.03.2021
Бүген мәктәбебездә наркотик матдәләрнең кеше организмына зыян салуы турында класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы, наркоманиянең килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре, кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысы белән таныштылар.Сегодня в школе были проведены классные часы о вреде наркотических веществ для организма человека. Учащиеся ознакомились с историей потребления наркотических веществ, причинами возникновения и распространения наркомании, влиянием наркотических веществ на организм человека. -
Тәнәфесләр күңелле үтә 17.03.2021

Мәктәбебездә укучылар тәнәфесне бик күңелле һәм файдалы үткәрәләр. Бүген шахмат уены оештырылды.
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бикрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә. Шахмат акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр.В нашей школе школьники очень весело и с пользой проводят каникулы. Сегодня была организована игра в шахматы.
Игра в шахматы – лучшее средство для улучшения умственной деятельности ребенка. В обучении детей, занимающихся шахматами с раннего возраста, особенно в точных науках, заметен прогресс. Шахматы развивают не только умственную силу, но и творческую. Многие дети очень активные, играя в шахматы, они учатся вести себя спокойно, вдумчиво решать сложные задачи. -
Күңелле стартлар 15.03.2021
Бүген мәктәбебез укучылары Курса-Почмак авылында, Шакиров Сәфәргали Нургали улы призына, оештырылган күңелле стартларда үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 4 че сыйныф укучысы Гобәев Рәдис – 1 нче урын, 9 нчы сыйныф укучылары Могыйнова Азалия – 2 нче урынга, Могыйнов Ранил – 4 нче урынга ия булдылар. Җитәкчеләре Нәбиуллин Разил Расип улы 1 нче урында. Укучыларыбызны һәм укытучыбызны чын күңелебездән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә спорт ярышларында алдынгы сафларда булырлар дип өметләнәбез.Сегодня учащиеся нашей школы показали себя на веселых стартах на призы Шакирова Сафаргали Нургалиевича в село Смак Корса и добились высоких результатов. Учащийся 4 класса Губаев Радис – 1-е место, учащиеся 9 класса Мугинова Азалия – 2-е место, Мугинов Ранил - 4-е место. Руководитель Набиуллин Разиль Расипович 1-е место. От всей души поздравляем наших учеников и учителей. Надеемся, что и в дальнейшем они будут в первых рядах на соревнованиях. -
"Тарих тәгәрмәче" интеллектуаль – танып-белү уены 12.03.2021

Мәктәптә тарих атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфта "Тарих тәгәрмәче" интеллектуаль – танып-белү уены үткәрелде. Балалар безнең тарих битләренә сәяхәт итәләр, рус, татар халкының батырлыкларын искә алалар. Истә тоту-яшәүне аңлата. Юлда аларны архивариус озатып йөри. Уенның максаты: Ватан сакчыларына карата патриотизм, мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Уенның бурычлары: өлкән буын кешеләренә хөрмәт, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү; Россиянең героик үткәне белән кызыксыну уяту; укучыларыбызның Ватан тарихы буенча күзаллауларын киңәйтү; коллективта бердәмлек хисен үстерү.
Сегодня школе в рамках недели истории в 6 классе прошел интеллектуально – познавательная игра "Колесо истории" Данное внеклассное мероприятие представляет собой интеллектуально-познавательную игру, которая соответствует правилам телеигры "Колесо истории". Ребята отправляются в путешествие по страницам нашей истории, вспоминают героические подвиги русского, татарского народа. Помнить - значить жить. В пути их сопровождает архивариус. Цель игры: воспитание чувства патриотизма, любви и уважения к защитникам Отечества. Задачи игры: воспитывать уважение к людям старшего поколения, любовь к своей Родине; прививать интерес к героическому прошлому России; расширять кругозор обучающихся по истории нашей Родины; развивать чувство сплоченности в коллективе.











