• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт
Телефон: +7(843)-669-31-85
E-Mail: Ssb.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шушмабашская СОШ"
Руководитель: Шаймарданова Разиля Габделнуровна
Год основания учреждения: 1923
У нас учатся: 132 обучающихся / укучы
У нас учат: 24 учителей / укытучы

Новости Шушмабашской СОШ

Яшьләрне эшмәкәрлеккә тарту җыелышы

Опубликовано: 22.03.2017

18 март көнне Шушмабаш урта мәктәбендә РТ экономика министрлыгының Арча зонасы бүлекчәсе “Эшмәкәрлеккә ярдәм итү” үзәге, Шушмабаш урта мәктәбе, Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный” авыл хуҗалыгы предприятисе тарафыннан очрашу үткәрелде.Ул яшьләрне авылда калдыру һәм аларга үз эшләрен ачып җибәрүне аңлату максатыннан оештырылды. Анда Шушмабаш авыл җирлегендә яшәүче укучылар, эшмәкәрләр, яшьләр катнашты. Җыелышны районның “Эшмәкәрлеккә ярдәм итү” үзәге җитәкчесе Сафиуллина Лилия Рафаилевна ачты. Ул эшмәкәрләр өчен дәүләт булыша торган программалар, кечкенә займнар турында аңлатты. Ул яшьләрне үз эшләрен башлап җибәрүдән курыкмаска, дәүләтнең һәрвакыт аларга ярдәм итәчәген искәртте. “Северный” АХП нән кадрлар бүлеге җитәкчесе Кәримова Л. Р. сөйләде. Ул килешү төзеп авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча укыган яшь белгечләргә ай саен ун меңгә кадәр өстәмә стипендия биреп барылуын, шушы өлкәдә эшләгән яшь семьяларга йорт җиткергәндә АХП ның акчалата булышуын җиткерде.Үзләренең язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләге булган укучылар өчен өстенлекле программа турында аңлатты. Мондый укучылар белән АХП арасында килешүне бүген үк төзү мөмкинлеге бар. Шушмабаш авыл җирлеге рәисе Сәгыйтов В. В. җирлектә яшәп, үз эшләрен башлаучылар белән таныштырды.Сүзне камыр ризыклары пешерү цехы җитәкчесе Вәлиева Н.Г. дәвам итте. Ул бүгенге көндәге уңышлары, бу юнәлешнең нечкәлекләре турында сөйләде. Эшмәкәр Камалов А. И. йөк ташу белән шөгыльләнә башлаган. Ул бу юнәлешкә әле яңа гына кереп киткән, лизинг системасы буенча йөк машиналары алып, кулланучыларга хезмәт күрсәтә. Эшмәкәрләр яшьләргә үз киңәшләрен бирделәр. Укучылар, авыл яшьләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Килгән һәр кеше бу очрашудан бик канәгать калды.



К списку новостей