Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәп бакчасында җәйге эшләр 29.06.2024

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Бүген мәктәбебез ир-егетләре мәктәп яны территориясен чабу белән шөгыльләнделәр. Җәйге практика үтүче укучылар мәктәп бакчасында бик тырышып эшлиләр.
-
Сау бул лагерь 21.06.2024

Бүген безгә кунакка Ильдан исемле егетнең туган көне уңаеннан аниматорлар килде. Алар балалар белән бергә уйнадылар-көлделәр, җырладылар-биеделәр. Менә шулай уйнап-көлеп, ял итеп безнең лагерь үтеп тә китте. Саубуллашыр чакта җитте. Флагларыбыз төште. Сау бул лагерь. Тыныч яллар! Киләсе елларга кадәр.
-
22 июня - День памяти и скорби 20.06.2024

Бүген лагерьда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" билгеләп үтелде. Мәктәбебез советнигы Самигуллин Ф.Ф. бу көн турында видеороликлар тәгъдим итте, сугыш ничек башлануы, этаплары, күренекле шәхесләр турында сөйләде һәм билгеле Җиңү көне турында да сөйләп үтте. Ахырдан сугыш турындагы сораулардан викторина булды. Балалар күп мәгълүмәт алдылар. Табигатькә чыккач балалар кыр чәчәкләре җыйнап авылыбыз уртасындагы сугышта һәлак булган авылдашларга куелган памятникка үз куллары белән җыйган чәчкәләрне салдылар.
-
Наша гордость! 18.06.2024

Сегодня на аллее славы "Звезды Арска" зажглась еще одна звезда-звезда МБОУ "Шушмабашская СОШ" Абдуллина Ильнура Раушановича! Ильнур, ты гордость нашей школы! Пусть все твои заветные мечты сбудутся!!!
А также сегодня прошло чествование олимпиадников республиканского, международного уровня. Поздравляем всех наших олимпиадников с их победами! -
Тагын бер көн артта 17.06.2024

Җәйге мәктәп яны лагерыбызның 17 көне дә үтеп китте. Көннәр матур тора, балалар куанып-шатлапып йөриләр. Хәр иртән музыка астына зарядка ясыйбыз, тәмле итеп ашап, авылыбызның төрле матур һәм истәлекле урыннарына сәяхәт кылабыз. Көн үзәгендә салкынча урында кинофильм карыйбыз. Шулай бик күңелле үтә лагерыбыз.
-
Лагерьның 15 көне
15.06.2024
Бүген лагеребезда "Җил" көне һәм ""Прогулка" көне үткәрелде. Иртәнге тәмле ашлардан соң әлеге темаларга кызыклы викторина үткәрелде. Балалар тапкырлыкта көч сынаштылар. Аннары спортплощадкада хәрәкәтле уеннар уйнап , тәрбияче апа абыйлар белән көч сынаштылар. Бүгенге көн һич сизелмичә узып та китте.
-
Лагерьның тагы бер көне сизелми үтеп китте 14.06.2024

Бүген "Күбәләкләр" лагерена йөрүче балалар спортплощадкада күңелле уеннар уйнадылар, мәктәп бинасы эчендә дә Гүзәл Руалевна хәзерләгән мавыктыргыч уенда катнаштылар, рәсемнәр ясадылар. Тагын бер көн сизелми дә үтеп китте. Эх, рәхәт балачак! Мәңге күңелләрдә калачак!!!
-
Россия көне лагерьда 12.06.2024

Бүген лагерыбыздагы көн Россия көненә багышланган чаралар белән үтеп китте. Баллар иртөн флаг күтәрү һәм гимннан башлап җибәрсәләр, Россия көненә багышлап рәсемнәр ясадылар, фильмнар карадылар, викториналарда катнаштылар, табигатькә дә экскурция кылдылар.
-
Лагерьда рәхәт! 11.06.2024

Бүген лагеребызның чираттагы көне сизелмичә дә үтеп китте.Бер төркем балалар Арча шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Арча боз сараенда тимераякта шуып, Казансу паркында балалар мәйданчыгында күңел ачып, сыйланып арып-талып өйләргә таралыштылар.
-
Лагерьда рәхәт!!! 10.06.2024

Бүген лагерьга йөрүче балалар Сабантуй мәйданына төшеп, мәйданда төрле уеннар уйнадылар, авыш колгага менү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда көч сынаштылар.Ахырдан бик матур итеп Сабантуй гәҗите чыгардылар. Ә бер төркем укучыларыбыз Арча шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты.
















