Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 20.03.2020

Исәнмесез,саумысез,
Бүген бездә бәйрәм көн
Уйнап күңел ачам дип,
Бакчага килде һәркем.
Борын үткән заманнан
Болгар үткән Казаннан
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме
Рәхим ит, түрдән уз
Нәүрүз бәйрәме.
Көн белән төн тигезләшкән
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткәндә икән
Һәм хәбәр иткән икән.:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Язгы боздан сак булыйк. 18.03.2020

Балаларга "Язгы боздан сак булыйк" темасына презентация буенча әңгәмә үткәрдек.Балаларга язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаттык.Язгы бозның еуркыныч булуы аркасында бәлагә эләгергә мөмкин булуы турында сөйләдек.Шулай ук боз белән тәҗрибә үткәрдек.
-
Иртэнге зарядка 16.03.2020

Сәламәтлек өчен зарядка ясауның әһәмияте зур. Һәркөн иртән зарядка ясарга иренмәскә кирәк. Зарядка ул күңелне күтәрә, тәнгә көч өсти. Иртәнге зарядка,спорт күнегүләре, хәрәкәтле уеннар көчле, нык, сәламәт булып үсәргә ярдәм итә. Безнең балалар бакчасында да нәниләребез һәркөн иртән физзарядка ясыйлар. Балаларга төрле хайваннар булып йөрү, солдатлар кебек төз, туры, матур атлап йөрү бик ошый.
-
Триз элементын кулланып рәсемләү.(күмәк эш) 13.03.2020

Тема :Күк йөзендә балкый кояш.
-
Рәсем.(мәктәпкә әзерлек төркеме) 11.03.2020

"Песиле тал ботагы"
-Песиле тал ботагын натурадан карап ясарга өйрәнү,рәсемдә аның урнашу үзенчәлекләрен күрсәтү,тиешле төсмерләр табу өчен төсләр кушу.-Төрле калынлыктагы пумалаларны куллану күнекмәләрен ныгыту.-Балаларның композиция ясау күнекмәләрен үстерү. -
8 март белән! 08.03.2020

-
Бездә бүген 8 Март -Әниләр бәйрәме. 06.03.2020

Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз. -
Рәсем (кечкенәләр төркеме) 04.03.2020

Тема : Матур флажоклар.
Максат :Турыпочмаклы,квадратлы предметларны вертикаль ,горизонталь сызыклар аша сүрәтләү.Турыпочмак,квадрат формаларны аерырга өйрәтүне дәвам итү.Төсләр турында белемнәрен ныгыту.Краска,пумала белән чиста,пөхтә буярга өйрәтүне дәвам итү. -
Тал песиен күзәттек. 02.03.2020

Балалар белән бүлмәгә алып кергән тал песие ботагының үсешен күзәттек.Балаларның агачлар турында белемнәрен арттыру.Сакчыл караш тәрбияләү.Агачлар үсү өчен нинди шартлар кирәк булуын аңлату.
-
Әниләргә бүләк ясадык. 28.02.2020

Тиздән кадерле әниләребезнең бәйрәмнәре якынлаша.Без аларга бәйрәмнәре белән котларга ,бүләкләребезне ясап куйдык.







