Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
НОВОСТИ
Безнең мәктәптә Россия чемпионнары укый
Опубликовано: 22.09.2020“Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VIII милли чемпионатында “Мобиль кушымталар эшләү (юниорлар)” компетенциясендә 11 нче А сыйныфы укучысы Щепкин Даниил Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Укучыбыз, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәренең данын яклап катнашкан иң көчле көндәшләрен җиңеп, Россия чемпионы булды.
Бу җиңүдә Даниилның остазы Хәмидуллина Чулпан Дамировнаның да өлеше бик зур. Тәҗрибәле хезмәттәшебез, Даниилның сәләтен күреп алып, вакытында дөрес юл сайларга ярдәм итте.
Мәктәбебезгә белем алырга килгән яңа укучыларыбыз да бик сәләтле. Менә алар арасында шулай ук “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VIII милли чемпионатында “Физик культура, спорт һәм фитнес (юниорлар)” компетенциясендә җиңүче булган 10 нчы А сыйныфы укучысы Маликов Булат та бар. Аның остазы – Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучысы Маликова Лилия Миннәхәтовна.
Фотоотчетны шушы сылтама буенча алып була: https://yadi.sk/d/Dz1D4hr_pCgOuQ?w=1
К списку новостей













