Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
-
Укулар дәвам итә. 03.12.2017

1нче декабрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә башланып киткән укулар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә дәвам иттеләр.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының хезмәткәрләре һәр көнне, Арча каласына килеп, безнең мәктәп мөгәллимнәренә уку һәм тәрбия өлкәсендәге алдынгы алымнар белән таныштырдылар. -
Җиңүләр дәвам итә... 02.12.2017

Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбе ачылып эшли башлавына 1 ай вакыт та узмады, ә безнең укучылар олимпиада һәм спорт ярышларында призлы урыннар яулап сөендерә дә башладылар.
Шимбә көнне узган көрәш ярышларында безнең укучыларның күрсәткечләре:
Хидиятуллин А. (4А классы) - 2 урын (40 кг.га кадәрге үлчәүдә)
Салимов И. (5Б классы) - 3 урын (40 кг. үлчәүдә)
Муратов Д. (6Б классы) - 1 урын (50 кг.га кадәрге үлчәүдә)
Салахутдинов Р. (6Б классы) - 1 урын (60 кг. үлчәүдә)
Абдеев С. (6А классы) - 3 урын (65 кг. үлчәмдә)
Шайхиев А. (6А классы) - 3 урын (65 кг. үлчәмдә).
Командалар арасында Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенең көрәшчеләре 1 урынны яуладылар. Команданың тренеры - Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы.
Әфәрин, егетләр! - Экскурсия в центральную библиотеку 02.12.2017
-
Мәгарифне үстерү институты белән хезмәттәшлек башланып китте. 01.12.2017

1нче декабрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбенең укытучылар коллективы Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән берлектә оештырылган хезмәттәшлекнең беренче өлешендәге укуларны башлап җибәрде. Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Мозаффарова Мингаян Гаяз кызы "Эффектив педагогик технологияләр" темасы буенча чыгышын тәкъдим итте. Әлеге укулар "2014-2020нче елларда Татарстан Республикасында мәгариф һәм фәнне үстерү" дәүләт программасын гамәлгә кую кысасында оештырылды.
-
Физикадан off-line режимында тест үтте. 29.11.2017

29нчы ноябрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә 10 класс укучылары физика фәненнән off-line режимында тест үттеләр.
-
Ученики 7 класса писали метапредметную комплексную работу 28.11.2017

28 ноября в МБОУ "Арская СОШ № 6" все ученики 7 класса писали метапредметную комплексную работу, которая включала в себя русский язык, историю, естественно-научные предметы, математику и информатику.
-
26 ноября- День Матери 26.11.2017

День матери – самый трогательный из всех праздников. Поздравляем своих мам и благодарим за ласку, заботу и любовь. В ожидании праздника наша школа решила организовать выставку рисунков "Моя мама". В выставке приняли участие учащиеся 1-7 классов. Все рисунки получились яркими, красочными, разнообразными.
-
“Казан утлары”журналы редакциясе хезмәткәрләре бездә кунакта 24.11.2017

24нче ноябрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә Республикабыз язучылары иҗатын тулысы белән яктыртып барган, күпьеллык тарихы булган “Казан утлары”журналы редакциясе хезмәткәрләре кунакта булды. Галим Рамил Ханнан, прозаик Камил Кәримов, якташ язучыбыз Вакыйф Нуриев, шагыйрь Мөхәммәт Мирза 10 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылар белән уку залында җылы сөйләшү оештырдылар. Редакция коллективы мәктәп белән хезмәттәшлек оештыру тәкъдимен кертте. Укучылар журналның төп рубрикалары белән таныштылар. Язучылар әдәби үрнәкләрдән өзекләр укыдылар.
Татарның яшәеше, аны борчыган мәсьәләләр татарча газета-журналларда яктыртыла. Безнең укучыларыбыз да «Казан утлары» журналын кызыксынып укырлар дигән теләктә калабыз. -
Мәктәптә КВН бәйгесе узды 23.11.2017

23ноябрь көнне Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә районыбызның махсус уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучыларыннан төзелгән КВН командалары катнашында фестиваль уздырылды. Әлеге чарада 6 нчы мәктәптән "Казан арты яшьләре" командасы да катнашты. 7А классы укучылары Заһидуллина Л., Минуллина А., Ахмерова А., Сафиуллина Л., Тихомерова А., Яруллина Л., 6 нчы В классыннан Кәримов К., 7 нче Б классыннан Фәсәхиев Б., үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Педагог-оештыручы Даутова Д.Ю. җитәкчелегендәге команданың чыгышы уңышлы бәяләнде. Укучылар III урынга лаек булдылар.
-
Подготовка к конкурсу КВН 22.11.2017

21-22 ноября на базе МБОУ "Арская СОШ № 6", в целях подготовки к конкурсу КВН, прошли обучающие семинары. На семинарах участвовали команды "Бригада УХ" (АСОШ №2), "ТатАрская молодежь" (АГ № 5), "Казан арты яшьләре" (АСОШ № 6), "Үрнәк" (ААПК) и "Мясорубка юмора" (АГТТ).













