Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Г.Тукай көне. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...” 26.04.2021

26 нчы апрель көнне Арча 6 нчы номерлы мәктәбендә мәшһүр якташ шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее хөрмәтенә “Г.Тукай көне. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген...” дип исемләнгән шигырь сөйләү кичәсе һәм “Милли киемнәр көне” үткәрелде. Укучылар мәктәпкә милли киемнәрдән килделәр. Һәр татар теле дәресе милли гимн булып танылган “Туган тел” җырын күмәк башкару белән башланып китте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше актлар залында оештырылды. 1-11 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, татар халык җырларын башкардылар. Һәр катнашкан укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бик күңелле үтте.
-
Тукай иҗатына багышланган рус әдәбияты дәресе 26.04.2021

Заһидуллина Г.Р. 6В сыйныфында Габдулла Тукай иҗатына багышланган рус әдәбияты дәресе үткәрде. Укучылар белән бергә бөек татар шагыйренең биографиясен искә төшерделәр, "Туган авыл" һәм "Китап"шигырьләрен укыдылар һәм анализладылар.
-
«Встреча с Тукаем» 26.04.2021

Сегодня урок литературы в 7 в классе прошёл в школьном читальном зале, где заведующая библиотекой Рафия Ринатовна провела викторину «Встреча с Тукаем». Викторина состояла из 4 блоков: географическая, историческая, литературная и математическая. Ребята освежили свои знания и узнали новые сведения о поэте.
-
«Безопасное колесо 2021» 24.04.2021

Отряд юных инспекторов движения 4 А класса АСОШ 6 принял участие в районном этапе конкурса ЮИД «Безопасное колесо 2021». Ребята отвечали на вопросы на знание правил дорожного движения, безопасности жизнедеятельности, оказания первой помощи. Кроме того, они приняли участие в творческом конкурсе, продемонстрировали навыки фигурного вождения велосипеда и показали хорошие результаты в эстафете в «Автогородке». Ребята заняли третье место в творческом конкурсе "Агитбригада". Подготовиться им помогла классный руководитель Шакирова Ф. Ф. и учитель физкультуры Набиуллин Р. Р. Молодцы!
-
Мәктәп коллективы өмәгә чыкты 24.04.2021

24 нче апрель көнне мәктәп коллективы өмәгә чыкты. Мәктәп территориясе һәм беркетелгән урамнар җыештырылды. Өмәдә 7В, 8А, 8Б, 10А сыйныфы укучылары, укытучылар, техник хезмәткәрләр актив катнашты.
-
"Мин һәм Кызыл китап" 23.04.2021

4"А" сыйныф укучысы, Мухаметзянова Самира, "Мин һәм Кызыл китап" республика кул эшләре конкурсында катнашты һәм грамота һәм бүләк белән бүләкләнде.
-
"Татарстан – уртак йортыбыз" 23.04.2021

Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә 20-23 нче апрельдә VIII Халыкара олимпиада үтте. Анда укучылар татар теле һәм татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча сынау үттеләр. “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына проектлар якладылар. Мәктәбебез укучылары сынатмады. Алар зур уңышларга иреште: 11 нче А сыйныфы укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә 9 нчы Б сыйныфы укучысы Мөхәммәтҗанов Салих призер булды. Афәрин, укучыларыбыз! Без Сезнең белән горурланабыз!
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 23.04.2021

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырып килә. Бәйгенең быелгы йомгаклау тантанасы 23 нче апрель көнне Казан шәһәрендә «Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты» югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт бюджет оешмасында үтте. Әлеге бәйгедә безнең мәктәпнең 11 нче А сыйныфы укучысы Мостафина Камилә җиңүче булды. Афәрин, укучыбыз! Без синең белән горурланабыз!
-
"Бөтендөнья Җир көне" 23.04.2021

23 апрельдә укытучылар Зарипова Л.Р., Сабирова Г. А., Гыйззәтова Э. Р. җитәкчелегендә "Бөтендөнья Җир көне" (The Earth Day) темасына әйләнә-тирә дөнья һәм инглиз теле фәне буенча район күләмендә интеграль чара үткәрелде. Кунакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре һәм «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре булды. Чараларны үткәрүнең төп максаты: укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү һәм аларда экологик аңлы, дөрес караш формалаштыру иде. Бу көн балаларга яңа белемнәр ачарга һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл, караш тудырырга ярдәм итте.
-
" Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары " 23.04.2021

6В сыйныфында биология фәне буенча ачык дәрес. Дәреснең темасы: " Иң мөһим авыл хуҗалыгы культуралары ", укытучы: Петрова Э. И













