Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Олимпиадалар башланып китте 25.09.2021

Бүгеннән мәктәбебездә олимпиадалар башланып китте. Рус төркемендә укучы 4-11 нче сыйныф укучылары татар теленнән үткәрелә торган мәктәп туры олимпиадасында актив катнашалар.
-
"Город мастеров" / "Һөнәрчеләр шәһәре" 25.09.2021

Республиканская ярмарка-выставка сельскохозяйственной продукции и изделий технического творчества "Город мастеров".
"Һөнәрчеләр шәһәре" авыл хужалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләмәләре республика ярминкә-күргәзмәсе".
-
АСОШ 6 стала чемпионами по Тэг-Регби / Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе командасы Тэг-Регби лигасында чемпион 25.09.2021

Команда АСОШ 6 стала чемпионами в школьной лиге РТ по Тэг-Регби. 25 сентября в Казани прошел финал республиканских соревнований Школьной лиги по тэг-регби «Будь в игре». Участниками турнира стали 18 лучших команд из 10 районов Татарстана. Тэг-регби — это детская разновидность регби: бесконтактная, с облегченным мячом, без жестких захватов. Основными показателями здесь являются скорость и координация, поэтому в одной команде могут выступать и мальчики, и девочки. Так, на поле вышли участники двух возрастных категорий — учащиеся 4 — 5-х и 6 — 7-х классов. Они представляли Нижнекамский, Тукаевский, Арский, Буинский, Зеленодольский, Лениногорский, Альметьевский, Лаишевский, Чистопольский и Елабужский районы Татарстана. Наши заняли первое место! По итогам состязаний в старшей группе победителем стала команда АСОШ 6! Молодцы! Гордимся вами!
Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе командасы Татарстан Республикасының Тэг-Регби лигасында чемпион булды! 25 сентябрь көнне Казан Республика Мәктәп Лигасы Тэг-Регби бәйгесенең финалын уздырды. Татарстанның 10 районыннан 18 иң яхшы команда турнирда катнашты. Мондагы төп күрсәткечләр тизлек һәм координация, шуңа күрә малайлар да, кызлар да бер командада катнаша ала. Шулай итеп, ике яшь категориясендә катнашучылар кырга керделәр - 4 - 5 һәм 6 - 7 сыйныф укучылары. Өлкән төркем беренче урынны алды! Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз! Уңышлар теләп калабыз!
-
"Яшел дөньяга юл буйлап!" 24.09.2021

24 сентябрьдә 5 а сыйныфында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан "Яшел дөньяга юл буйлап!" дигән эчтәлекле чара узды. Чарада Арча районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы катнашты. Биремнәр бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар конкурслар да бик теләп катнаштылар. Очрашу барышында Энҗе Газиз кызы укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, балалар өчен автотранспортка куелган тоту җайланмалары һәм алардан куллану кирәклеге турында сөйләде. Сыйныф җитәкчесе Сабирова Гөлнар Әхкәм кызы кәрәзле телефоннарны куллану юл аркылы чыкканда ярамаганын билгеләп үтте. юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәү, юлдагы куркынычны аңлау юл-транспорт һәлакәтен киметергә мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде. Чара кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. Балалар белән әңгәмәләр һәм викторина рәвешендә мондый профилактик чаралар үткәрү юл хәрәкәте иминлеге турында мөмкин кадәр күбрәк күзаллау булдыруга юнәлдерелгән.
-
"Мобиль музей" 24.09.2021

5-7 сыйныф укучылары ДОСААФ бинасында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. "Мобиль музей" проекты 2020 елдан эшләп килә. Районның ДОСААФ оешмасы район Мәгариф идарәсе белән берлектә, укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү матсатыннан, тарихи күргәзмә оештырды. "Татарстан Республикасы ДОСААФының Мобиль музее" проекты кысаларында оештырылган күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы еллары, Оборона оешмасы белән бәйле Советлар Союзы геройлары, ДОСААФта белем алган бөек шәхесләр турындагы мәгълүматлар яктыртылды. Чын мәгънәсендә музей кебек җиһазландырылган бүлмәдә иң элек экскурсия оештырылды, аннан соң укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
«Готов к труду и обороне» / "Хезмәт һәм оборонага әзер!" 24.09.2021

24 сентября на стадионе города прошёл физкультурно-спортивный праздник «Фестиваль ГТО», посвященный Всероссийскому физкультурно-спортивному комплексу «Готов к труду и обороне» (ГТО). Проверить своё физическое состояние смогли и наши учащиеся 5-8 классов. Участники с удовольствием выполняли все нормативы и показали хорошие результаты!
24 сентябрьдә 5-8 сыйныф укучылары Бөтенроссия "Хезмәт һәм оборонага әзер!" физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабында катнашты. Катнашучылар барлык стандартларны күңел биреп үтәделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
-
Встреча с представителями КИУ / КИУ вәкилләре белән очрашуда 23.09.2021

Встреча 9-11-х классов с представителями Казанского инновационного университета имени В. Г. Тимирясова.
Бүген 9-11 сыйныф укучылары В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре белән очрашуда булдылар.
-
"Батарейка жыю" 20.09.2021

1 сыйныф укучыларыбыз "Батарейка жыю" акциясенә кушылды. Акция планетыбызны коткару буенча экологик хәрәкәтне пропагандалау максатыннан үткәрелә.
-
"Кросс Татарстана - 2021! " / "Татарстан кроссы - 2021!" 18.09.2021

Здоровый образ жизни предполагает формирование целого ряда привычек и установок в поведении, которые легче выработать в детском возрасте, чем исправлять в дальнейшем. К детям необходим психологический подход, который помогает осознать ценность здоровья. Наши учителя доказывают, что сколько детей не воспитывай, они все равно будут похожи на вас, воспитывайте себя! Гиззатуллина Эндже Рашитовна заняла второе место. Поздравляем!
Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлекне ныгыту өчен спорт белән шөгыльләнү дә кирәк. Иң яхшысы үзең үрнәк күрсәтү. Бүгенге чарада укытучыларыбыз да актив катнашты. Гиззатуллина Энҗе Рәшит кызы йөгерештә икенче урын алды! Афәрин!
-
#КөзМинемШәһәремдә 17.09.2021

Көз - иҗат өчен менә дигән вакыт, чөнки табигать үзе якты буяулар белән сөендерә, өлкәннәрне дә, балаларны да илһамландыра. Безнең мәктәптә #КөзМинемШәһәремдә конкурсын эшләтеп җибәрдек. 1-4 сыйныфлар яфраклардан һәм табигый материалдан эшләнмәләр ясаганнар. 5-9 сыйныфлар көзне буйдакта пумалалар һәм буяулар ярдәмендә сурәтләгәннәр. 10-11 сыйныфлар үзләрен Арча шәһәре фонында фотога төшерделәр. Һәр укучы мәктәптә оештырылган күргәзмәдә иҗат атомосферасына чума ала.













