МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Тыл ветераннары белән очрашулар 28.02.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында, мәктәп укучылары һәм укытучылары сугыш чоры балалары, тыл ветераннары турында мәгълүматларны тулыландыру максатыннан, очрашуларга йориләр. Безнең Иске Кырлай мәктәбе территориясенә караган Иске Кырлай, Әзәк,Өтнә авылларында барысы 6 тыл ветераны яши: Акберов Минсабир Галимзянович,Гарифуллина Кафия Юнысовна,Мукаева Салима Салихзяновна,Файзуллин Нурулла Шагидуллович,Хасаншина Фатыма Файзиевна,Шарипова Зиляфруз Гиззатулловна. Аларның сафлары да көннән - көн сирәгәя бара. 2020 нче елга аяк баскач кына да, 2 ветераныбыз арабыздан китеп барды. Аларның күргән авырлыклары, кичергән михнәтләре сөйләп бетергесез.Сугыш чоры һәркемнең күңеленә тирән эз калдырды. Ризыкка, киемгә сакчыл караш, кешеләргә карата кызгану, булышырга теләү хисе тәрбияләде.Кайсы белән генә аралашсак та, барысы да беравыздан: "Без күргәнне күрергә язмасын иде сезгә. Сугышлар булмасын, тынычлыкта яшәгез. Белем алырга тырышыгыз. Кечкенәдән эшкә өйрәнегез, эш белгән кеше, беркайчан да югалмый" - дип телиләр.
-
27.02.2020

26 март көнне район күләмендә булып узган "Без бергә" дип аталган фестивальдә 6 класс укучысы Габдрахманов Әмир нәфис сүз номинациясендә катнашып , уңышлы чыгыш ясады. Ул халкыбызның "Тургай моңы" дип аталган легендасын сөйләде.
-
отборочный тур Национального фестиваля "Без бергэ" 26.02.2020

Сегодня в Детской школе искусств прошел муниципальный отборочный тур Национального фестиваля "Без бергэ", посвященный 100- летию образования ТАССР, в котором приняли участие учащиеся нашей школы в номинациях: "Хореография", "Художественное чтение", «Ярмарка выставок ».
-
"Ут дус һәм дошман" 25.02.2020

Бүген башлангыч класслар да “Ут дус һәм дошман ” темасына класс сәгате үткәрелде. Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. Ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. Ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнгән. Ә хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безгә һәркайда: өйдә һәм мәктәптә, завод һәм фабрикаларда, шәһәр һәм авылларда кирәк. Янгын – кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Әгәр мәктәптә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, куркыныч урыннан чыгып китәргә кирәклеге аңлатылды.
-
Халык хәтере - мәңгелек! 22.02.2020

Хәрби - патриотик айлык кысаларында, укучылар белән берлектә, туган төбәктән чыккан батырлар, хәбәрсез югалганнарның язмышларын ачыклау буенча эзлзнү эшләре дәвам итә. 6-9 класс укучылары төркемнәргә бүленеп, Иске Кырлай, Әзәк, Өтнә, Александровка авылларыннан сугыш кырларына озатылганнарның исемнәрен, язмышларын ачыклау буенча эш алып баралар.
-
"Ягез әле, егетләр!" 21.02.2020

Озакламый февраль аеның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе- Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Мәктәбебездә хәрби-патриотик план буенча эш даими алып барыла. Бүген 1-4 класс егетләре катнашында "Ягез әле,егетләр!" уены үткәрелде. Егетләребез тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә сыналып төрле уеннарда катнаштылар. Кызлар аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар. Муса Җәлил "Бер үгет" шигыре белән кешелеклелек,ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Без дә үзебез тәрбияләгән балалар намус белән, тугрылык беләр яшәрләр һәм хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.
-
Туган тел көне 20.02.2020

Буген мәктәбебездә "21 февраль - Халыкара Туган тел көне" уңаеннан "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде. Укучылар бик актив булдылар,һәр өлеш аларда зур кызыксыну уятты. Туган телебезне сакларга, якларга кирәклеге аңлатылды.
-
"Мин яратам сине,Татарстан!" бәйгесе 19.02.2020

ТР Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" 21нче февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан "Мин яратам сине,Татарстан!" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрде.Бәйгедә 7нче класс укучысы Сафиуллина Әдилә 3 нче урынга лаек булды (җитәкче - Хисматуллина В.Б.).Киләчәктә дә укучыларга иҗади уңышлар телибез.
-
Күңел җылысы белән... 18.02.2020

Тиздән илебездә зур бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне җитә. Һәр бала ул бәйрәм белән котлар өчен ел саен әтиләренә, абыйларына күңел җылысы салынган, үз куллары белән тырышып ясаган бүләк әзерли. Әлбәттә инде, укытучылар ярдәме белән эшләнә торган эш бу. Бүген башлангыч класс укучыларының бүләкләре әзер булды, алар якыннарын котлый ала.
-
«Персональные помощники» 17.02.2020

На той неделе во всех классах МБОУ "Старокырлайская ООШ" успешно прошли Уроки Цифры по теме «Персональные помощники» в рамках всероссийской образовательной акции. Теперь ребята знают, по каким принципам работают голосовые и персональные помощники, и как именно они облегчают нам жизнь.


















