Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Уңыш бәйрәме.
Опубликовано: 22.10.2026Көзге уңыш бәйрәме - табигатьнең саргылт, алтын төсләрне яраткан фасылы.
Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Көз ул - муллык, ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау чоры. Быел безнең Курса Почмак урта мәктәбе бакчасыннан укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидор, кәбестә, кишер, чөгендер, суган-сарымсактан мул уңыш җыйнап алынды. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, 22 нче октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп көзге "Уңыш бәйрәме"н уздырдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул - көзге "Уңыш бәйрәме". Ул көзнең иң матур чагында үткәрелә. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Күргәзмәдә алмалардан — күбәләк корты, помидор һәм кыярдан чебен гөмбәсе, кабактан мәче һәм башка мавыктыргыч әйберләр бар иде. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көзге уңыш бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч иде.
Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
К списку новостей
















