Лагерьның 17 көне "Бергә булырга!" Максат: Алдынгылар Хәрәкәтенең бер миссиясе буларак теләсә нинди шартларда да кеше булу, кешелекле, гадел булу, намуслы булып калу, үз-үзеңә, башкаларга, дөньяга карата яхшы булып калу сыйфатларын үстерү. Көнебез традицион рәвештә иртәнге линейка, гимнастика белән башланып китте. Гыйниятуллина Гүзәл Абдулла кызы дини дәрес үткәрде. Балалар догалар укыдылар, яңаларын өйрәнделәр. "Иң көчсез звено" уены оештырды. Бу уенның җиңүчеләре Сәмигуллин Самат, Сәмигуллина Адилә,Әхмәтсафин Кәрим булды.Аннары ""Безгә бергә ничек рәхәт!" исеме астында фотосессия оештырдык. Төшке аштан соң "Дуслык турында иң яхшы җыр" конкурсы үткәрелде. Көн бик күңелле үтте.