Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
«Мин татарча сөйләшәм» акция
Опубликовано: 15.04.2025 «Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Гадәттә, төп чаралар апрель аенда уза. Акция оештыручылары — Үзебез яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Акциягә Татарстан Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлек белдерә.
Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү. Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» 2006 елда киләчәктә «Үзебез» хәрәкәтенә берләшәчәк яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырылган. Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыруга юнәлгән иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора.
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең "Казан квест" уенында актив катнаштылар.
К списку новостей
















