3 нче класс укучылары “Тел күрке -сүз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр. Максатлар: 1. Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуына төшендерү, сүгенү сүзләренең сәламәтлеккә тискәре йогынтысын аңлату. 2.Сүгенү сүзләренә карата нәфрәт тәрбияләү, куллану теләге булдырмау. 3. Үз-үзеңне тәрбияләү теләге уяту. Борынгы заманнардан ук кешеләр сүзләрнең , догаларың илаһи көчкә ия булуын сизгәннәр. Догалар белән чирләрне дәвалаганнар. Хәзер дә, бәла-каза, фаҗигага юлыккан кешеләргә, беренче булып, сүз белән дәвалаучы, психологлар ярдәмгә килә. Ягымлы, шәфкатьле, юату сүзләре кешене тынычландыра, ышанычын арттыра, өмет өсти, күңелен күтәрә. Психологлар раславынча, кайбер сүзләр зур илаһи дәвалау көченә ия. Алар: яхшылык, игелек, өмет, мәхәббәт, бәхет, матурлык, ышаныч. Класс сәгатендә укучылар моны тикшереп карыдылар. Презентация караганнан соң игелекле сүзләр эстафетасы тәкъдим ителде. Укучылар матур, ягымлы, игелекле сүзләр әйтеләр; мәкальләрнең икенче өлешен таптылар.