Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
Опубликовано: 08.05.2021
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 76 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман
К списку новостей
















