Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Тукай - безнең күңелләрдә.
Опубликовано: 28.04.2021Без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда.
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;
Ул- караңгы төндә яктырткан матур,ак тулган ай.
Якташларың, Тукай сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан...
Күңелләрдә- синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган.
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда янган ул.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан.
Әйе, салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм - республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Безнең сәхнәбезгә дә Шигырь хуҗа! Без дә мәдәният йортында укучылар белән концерт куйдык.
К списку новостей
















