Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу
Опубликовано: 14.04.2021Халык элек-электән белемгә омтылган. Татар халык авыз иҗаты күп гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән. Нәрсә соң ул татар халык авыз иҗаты? Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләре онытылган мондый әсәрне татар халык авыз иҗаты – фольклор дип атыйлар, яки күп кешенең уртак җимеше. Фольклор (халык авыз иҗаты), термины инглиз теленнән кергән: folk (халык) һәм lore (акыл, зиһен). Аның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре - милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары һәм башка бик күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерергә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. 12 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан халык иҗатының төрле жанрлары белән таныштылар. Сыйныф җитәкчесе - Гыйбадуллина Г. М.
К списку новостей
















