• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Шахмат зонасы ачылу

Опубликовано: 06.04.2021

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар. Шахмат тарихына күз салсак, башта аны 4 кеше уйнаган. Йөрешләр уен сөякләре ыргытып билгеләнгән. Борынгы шахматлар комарлы уеннар рәтенә кергән, хәзер исә шахматларны салкын акыл белән, һәр адымны ныклап уйлап уйныйлар, анда очраклылык элементы юк дияргә дә була. Шуңа да карамастан, шахмат партиясенең ахырын алдан әйтү мөмкин түгел: бер ялгыш адым партияне бөтенләй икенче юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Халыкара спорт комитеты 1999 нчы елда гына шахматларны спорт төре итеп таный. Шунысы кызык: Олимпия уеннары составына керткәндә керлинг уенын "бозда шахмат уены" дип рекламалыйлар. Парадокс, керлинг - Олимпия уеннары составында, ә шахмат әлегәчә бу төркемгә кертелә.Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәтта шахматларны мәктәп программасына кертергә дә тәкъдим иткән иде.Шахматлар берникадәр элитар уен булу белән бергә, бик демократик уен да. Шахмат уйнау өчен стадионнар салу да, кыйммәтле җиһазлар да кирәк түгел. Аны һәрвакыт, һәрҗирдә уйнарга мөмкин. Шахмат уены - тормышның үзе шикелле. Фигураларны сакларга, якларга кирәк. Үсәргә, алга барырга кирәк. Шахматта, иң мөһиме, мат кую, ә фигураларны күбрәк ашау түгел.

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. 
Бүген мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Укучылар тарафыннан әзерләнгән биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды бәйрәмебез. 

 

 



К списку новостей