2 апрель – балалар китабы көне уңаеннан 5 класс укучылары мәктәп китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Китапханәче Айрат Хәйдәрович балаларны татарча яза торган балалар язучылары, шагыйрьләре белән таныштырды, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыдылар. Балалар өйләрендә укырга Ләбибә Ихсанова, Рабит Батулла, Абдулла Алиш китапларын алдылар. Айрат Хәйдәрович татар телендә һәм рус телендә чыккан яңа китап турында сөйләде . 2 апреля – День детской книги. Ученики 5 класса были на экскурсии в школьной библиотеке. Библиотекарь Айрат Хайдарович рассказал ученикам про детских писателей и поэтов. Он познакомил с новой книгой Олеси Феоктистовой «Волшебная Казань»