Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. 20 нче март көнне 6 нчы сыйныфта “Театр − яктылыкка, нурга илтә. “ дигән тема буенча тәрбия сәгате үтте. Әлеге тәрбия дәресе 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.Дәрестә 7 укучы катнашты.Дәрестә укучылар Татарстанның театр сәнгате үсеше, Татарстан Республикасы театрлары, татар театры тарихы, аның күренекле эшлеклеләре турында материаллар белән таныштылар. Дәреснең максаты: 1,Татарстан Республикасы театрлары белән таныштыру. 2. Укучыларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү