Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Әлифба бәйрәме
Опубликовано: 18.03.2021
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем" - менә шундый сүзләр белән Курса Почмак урта гомуми мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" башланып китте. Әлеге бәйрәмнең төп каһарманнары 1нче класс укучылары булды. Иң беренче эш итеп алар үзләре белән таныштырдылар, аннары төрле уеннар ярдәмендә белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, ял минутлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнәр кунаксыз булмый бит ул, бу бәйрәмгә Кызыл Калфак килгән иде. 1нче сыйныф укучылары алган белемнәрен уеннар аша кабатлап үттеләр. Аларны котлап, 3 класс сыйныф укучылары да чыгыш ясады. Ахырдан 1 нче сыйныф укучыларына диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды!
К списку новостей
















