• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-32-20
E-Mail: Ssmk.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа»
Руководитель: Сабирзянова Нурзиля Бариевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 73
У нас учат: 18

Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"

Парламент дәрес "Татарстан - туган йортыбыз"

Опубликовано: 18.02.2021

Классларда "Татарстан - туган йортыбыз" исеме астында класс сәгатьләре узды.  Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы – дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәбәтнең һәм горурлыкның чагылышы.Башта Татарстан  флагы, гербы, гимны турында сөйләшителәр.  Татарстан Республикасы флагы ТР дәүләт символы булып тора.Ул 1991 нче елның 29нчы ноябрендә ТР Югары Советының карары нигезендә расланды.Дәүләт флагы яшел, ак, кызыл төстәге горизонталь буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт.Ак буй флаг киңлегенең 1\15 өлешен тәшкил итә, ул яшел һәм кызыл төстәге бертигез киңлектәге буйлар арасында урнаша.Яшел буй өстә була.

  • яшел – яз һәм яңарыш төсе;
  • ак – чисталык төсе;
  • кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш төсе.

Татарстан Республикасы гербы  ТР дәүләт символы булып тора. ТР Югары Советының карары1992нче  елның 7нче  февралендә расланган.

ТР Дәүләт гербы Татарстан  флагы төсләрендә башкарылган; ул түгәрәк формасында.

Гербның үзәк образы – канатлы барс – борынгы заманнарда уңдырышлылык тәңресе, балалар яклаучысы.ТР гербындагы барс – республика гражданнарының һәм аның барча  халкының яклаучысы.

Барс кояшның кызыл дискы җирлегендә сурәтләнгән. Кояш - борынгы заманнарда бик күп халыкларның төп тәңресе. Татарстан гербындагы  кызыл кояш игелеклелек билгесен,  уңышны, бәхетне, тормышны аңлата.

Барсның сул янтавында – ТР  гражданнарының хокукый, икътисади, төрле яктан якланганлыгын аңлатучы түгәрәк калкан.

Җөп саны таҗ яфраклары булган кашкарый чәчәге - мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомерлекне, озын гомер теләүне символлаштыра.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе – ул югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне (эшне)”уң аяктан” башлауны, Татарстанның яңарыш юлында хәрәкәтен игелекле башлавын аңлата.

Барсның үткен тешләре  һәм тырнаклары аның үз –үзен дә, канат астындагыларны да яклау сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые  җирдә дә, күктә дә  яклау көченең колачын символлаштыра.

Барсның койрыгын тотышы аның кәефе шәп, дустанә булуын аңлата.

Татарда үсемлекләрдән ясалучы популяр орнамент һәм лалә чәчәге табигатьнең язгы уянуын гәүдәләндерә һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра гербны өч мәртәбә уратып алган. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыралар.

Төсләрнең символик мәгънәсе:

  • алтын төс - нәфислек, матурлык, Татарстанның бай булуы;
  • яшел төс - яз яшеллеге, Татарстанның яңарышы;
  • ак төс - Татарстан гражданнары ниятләренең изге булуы;
  • кызыл төс - җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш, Татарстанның яшәү сәләте.

  ТР гербының авторы- Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы  Риф Фәхретдинов.

Помочь учащимся осмыслить сущность парламентаризма, углубить знания о роли и месте законодательной власти в РФ и РА; содействовать развитию информационной, познавательной, коммуникативной и социальной компетентностей учеников; способствовать процессу формирования политической культуры и активной гражданской позиции учащихся.

Во всех классах проводили парламентские уроки. Цель  урока: Помочь учащимся осмыслить сущность парламентаризма, углубить знания о роли и месте законодательной власти в РФ и РТ; содействовать развитию информационной, познавательной, коммуникативной и социальной компетентностей учеников; способствовать процессу формирования политической культуры и активной гражданской позиции учащихся.



К списку новостей