Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Тәрбия сәгате "Халык авыз иҗаты"
Опубликовано: 18.02.2021Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Үзенең авыз иҗаты әсәрләре аша халык элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркем сыйфатлар тәрбияләп килгән.18 нче февраль көнне 6 нчы сыйныфта “Халык авыз иҗаты.Мәкальләр,бишек җырлары,тел шомарткычлар “ дигән тема буенча тәрбия сәгате үтте.Дәрестә 4 укучы катнашты.Дәрестә укучылар “Нәрсә соң ул халык авыз иҗаты ?“ дигән сорауга җавап таптылар. Халык авыз иҗатының жанрлары(мәкаль, бишек җыры,тел шомарткычлар),аларның эчтәлеге белән якыннан таныштылар.Укучылар үзләре эзерләп килгән мәкальләрне,бишек җырларын,тел шомарткычларны укыдылар.Бишек җырларын җырлап карадылар.Дәреснең максаты: Халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыру . Укучыларның рухи дөньясын баету, аларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү .
К списку новостей
















