Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Класс сәгате "Татар халкының милли киемнәре."
Опубликовано: 30.01.2021Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган. Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһапова Л.М. "Татар халкының милли киемнәре" исемле тәрбия сәгате уздырды.
Татарский национальный костюм — традиционная одежда татар. Татарский костюм — собирательное понятие. Под татарским костюмом следует понимать весьма широкий спектр национальной одежды различных подгрупп татар. На формирование единообразного современного вида национального костюма значительное влияние оказал сформировавшийся в конце XIX века комплекс одежды поволжских татар. Сильное влияние на татарский костюм оказали также традиции восточных народов и ислам.
В настоящее время национальный костюм используется в основном в качестве сценического реквизита. Основу костюма составляют кулмэк (рубаха-платье) и шаровары, а также бешмет, чекмень и казакин. В качестве верхней одежды часто надевался халат. Слово халат имеет происхождение от арабского слова хильгат, верхний элемент рабочей одежды. Также была и чоба — легкая, без подкладки, верхняя одежда. Шили её, как правило, из льняных или конопляных тканей домашнего производства, длиной чуть ниже колен. Чекмень — приталенная длиннополая, крестьянская демисезонная одежда. У девушек украшением костюма являлась жилетка или фартук.
Учительница начальных классов Шигапова Л.М. проводила классный час на тему "Национальная одежда татарского народа"
К списку новостей
















