Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Саф һавада хәрәкәтле уеннар.
Опубликовано: 06.01.2021Саф һавада йөрү- балаларның хәрәкәт активлыгын тулысынча кулланырга мөмкин булган режим моментларының берсе. Балаларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлеге күпмедер дәрәҗәдә оештыруның шартлары, характеры һәм эшчәнлекнең эчтәлеге белән билгеләнә. Мәктәпкәчә өлкән яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгы белән максатчан идарә итүнең роле аеруча зур.
Бу вакытка балалар җитәрлек хәрәкәт тәҗрибәсе туплаган булулары шарт булып тора, ләкин дөрес педагогик җитәкчелек булмаганда, алар үзләренең мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтә алмыйлар.
Өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә саф һавада хәрәкәтне үстерү буенча эшне планлаштырганда системалылык, программа материалын тулысынча бирүнең эзлеклелеге, ныгыту алымнары, уеннарны камилләштерү, балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү булырга тиеш. Моннан тыш уенны һәм күнегүләрне үткәрү өчен вакытны дөрес сайлый белү мөһим. Оешкан хәрәкәт эшчәнлеге балаларның мөстәкыйль эшчәнлек хисабына үткәрелергә тиеш түгел.
Саф һавада уен һәм күнегүләрне үткәрү вакытын сайлау, төркемдә үткәрелгән эшләрдән бәйле. Әгәр физкультура һәм музыка шөгыльләре көннең беренче яртысында үткәрелсә, уен һәм күнегүләрне саф һавада йөрүнең уртасында яки ахырында оештырырга кирәк, ә иң башында балаларга мөстәкыйль уйнарга, төрле-төрле әсбаплар белән күнекмәләр ясарга мөмкинлек бирергә кирәк.Башка көннәрдә балаларның хәрәкәт эшчәнлеген саф һавага чыккач ук оештыру кирәк, бу аларның мөстәкыйль эшчәнлекнең эчтәлеген баетырга ярдәм итә. Хәрәкәтле уеннар үткәрергә әзерләнгәндә тәрбияче балаларның мөстәкыйльлегенә һәм активлыгына таянырга тиеш.
К списку новостей
















