Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
22 апреля - Международный День Земли.
Опубликовано: 22.04.2020“Җир Көнен күпчелек илләрдә язгы көн һәм төн тигезләшкән көнне, яз башланганда (Төньяк ярымшарда) яки көз (Көньяк ярымшарда) башланганда билгеләп бәйрәм итәләр”.
22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне, һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул!
Бүгенге көннең иң актуаль темаларыннан берсе – Җир планетасының пычрануы. Без – кешеләр яшәгән Җиребез, бүгенге көндә кеше куллары тарафыннан нык үзгәртелгән һәм үзгәртеп корылган. Җир – чыннан да күп гасырлар дәвамында кешене туйдыручы туганы кебек булган. Башка чит җирләргә киткәндә безнең борынгы кардәшләребез үзләре белән туган җирнең бер уч туфрагын ала торган булганнар һәм аны изге әйбер итеп саклаганнар. Алар җирне тере матдәгә санаганнар, коры җирнең киңлекләрен пәһлевандай җисем белән чагыштырганнар, каты ташлар һәм кыяларда аның сөяген, суларда – канын, агач тамырларында сеңерләрен, үләннәр һәм үсемлекләрендә - чәчләрен күргәннәр.
Безнең планета нык чүпкә баткан, ләкин без әле зур чүплектәге тормышның никадәр куркыныч булуын аңлап җиткермибез. Без әлегә анда яшибез, ләкин безнең балалар анда яши алырмы?
Һава. Бер ел эчендә атмосферага бары углекислый газ гына да 5 млрд тонна бүленеп чыга. Нәтиҗәдә “парник эффекты” барлыкка килә, озон катлавы юкара, шулай итеп озон “ертыгы” пәйдә була. Антарктида өстендә даими “озон ертыгы” тора. Вакытлар үтү белән мондый ертыклар Арктика, Европа, Мәскәү өстендә я киңәяләр яки кечерәяләр. Бу “ертыкларга” ультрамиләүшә нурлар төшеп җирдәге организмнарга куркыныч тудыра – кешеләрдә рак авыруы китереп чыгара. Җирдә кислород кимегәннән кими бара, ә автомобильләрдән һәм төрле промышленность тармакларыннан чыккан зарарлы төтен артканнан арта бара.
Җиребезне саклыйк!!!
К списку новостей
















