Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Ата-аналар җыелышы
Опубликовано: 20.04.2020Бүген безне һәммәбезне дә уртак уй, уртак фикер берләштерә. Ничек итеп хәзерге заманга яраклаша ала торган, әхлакле, итагатьле, киң эрудицияле шәхес тәрбияләргә? Кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк без, әти-әниләрдән, тәрбиячеләр һәм укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.
Гаилә – изге урын. Анда бер-берсен хөрмәт иткән, яраткан кешеләр яши. Ә гаилә тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган ризык-нигъмәтләрне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү, хәрәмнән саклану. Гаиләнең һәр әгъзасе менә шушы бурычларны үтәгәндә генә, гаиләдә тәртип була, бу гаиләдә тәрбияле балалар үсүенә шик калмый.
Шул максатларны күздә тотып, барлык классларда да ата-аналар җыелышлары булып узды.
К списку новостей
















