Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Әтиемә бүләгем.
Опубликовано: 20.02.2020Бүген без иң якын кешеләребезне - әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге -ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз мәктәптә укыганда да, аны бетереп чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.
Авыр чакта җилкәсенә
Башны куеп, зарны сөйләп
Бер еларга, бушанырга
Сабыр җанлы әти кирәк.
Уйнап-көлеп шаярырга
Кызык уйлап чыгарырга,
Китап укырга бергәләп
Сабый җанлы әти кирәк.
Ваемсызланып йөргәндә.
Тиккә вакыт үткәргәндә, "Сабак укытырга" әзрәк
Усал, кырыс әти кирәк.
Яңа һөнәр өйрәнгәндә Акыллы киңәш бирергә,
Эшне эшләргә төгәлләп
Алтын куллы әти кирәк.
Тормыш сынаулары баскач Ялгышмыйча атлар өчен,
Булыр өчен җирдә терәк
Үз әтиең булу кирәк.
Әтиләребезгә үзебезнең бүләкләребезне бирдек.
К списку новостей
















