Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Неделя родного языка. КВН "Мой Татарстан"
Опубликовано: 17.02.2020
Татарстан – иңбай һәм мәйданы ягыннан да шактый зур республикаларның берсе. Татастанның борынгы исеме Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Татарстан күп милләтле республика .Анда татарлар, руслар , чувашлар , марилар , удмурдлар , башкортлар һәм башка милләт кешеләре яшиләр. Кешеләр һәрвакыт гадел дәүләт төзү, бер кеше мәнфәгатьләрен гомум-халык мәнфәгатьләренә туры китерү дип уйлаганнар. Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели. ”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз. Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере.
6 нчы сыйныф укучылары белән "Туган җирем - Татарстан" исемле викторина булып узды. Викторина ике командага бүленеп алып барылды. Укучыларга Татарстаныбыз тарихы, мәдәнияте, тормышы, киләчәге турында бик күп мәгълүмат бирелде.
КАЗАН - БЕЗНЕҢ ГАЗИЗ БАШКАЛАБЫЗ
Сиңа атап шигырь чыгарабыз,
Сиңа атап җырлар башкарабыз.
Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,
Мәңге яшә, Казан - башкалабыз!
Заманында иңләп-буйлап Илне,
Җирен, суын, һаваларын гизеп,
Кая гына барып чыкмый идек,
Тел вә җан-кардәшлек сулышын сизеп...
Рәсәй белән бергә тарих кичеп,
Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән.
Таркалмаслык ныклык кирәк икән,
Таран белән китереп бәрсәләр дә...
Без яуладык хокук - Туган җирдә
Яшәтергә Туган телебезне!
Борынгылык мөһерен сукканчы ук
Дөнья таныган иде инде безне...
Казан - татарларның хәләл бишеге,
Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул.
Казан - безнең былбыл-сандугачлы
Моң бакчабыз, шигъри Мәккә дә ул!..
Без Казан дип шигырь чыгарабыз,
Без Казан дип җырлар башкарабыз.
Мәскәү, Питер - бөек пайтәхетләр,
Әмма
Казан безнең - милли башкалабыз,
Мәдәни һәм төрки башкалабыз!!
Равил ФӘЙЗУЛЛИН
К списку новостей
















