Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 4 көн. "Коррупциягә - юк!" рәсем конкурсы, класс сәгате.
Опубликовано: 10.12.2019Коррупция нәрсә соң ул? Безгә класс сәгатьләрендә дә коррупция турында аңлаталар. Коррупция ул, минем аңлавымча, хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану. Дөрестән дә, шулай бит. Хәзер инде аңа шулкадәр ияләнеп киттеләр, хаттә бу гадәти күренешкә әйләнде. Кешеләр ришвәт алырга һәм бирергә ияләнеп беттеләр. Телевизорлардан, радиодан да коррупция, ягъни ришвәтчелек турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Миңа калса, ул беркайчан да бетмәс төсле.
Коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле чаралар уздырыла. Башлангыч сыйныф укытучылары "Коррупциягә - юк!" исеме астында рәсем конкурсы уздырдылар. Конкурсның нәтиҗәләрен билгеләп грамоталар тапшырылды. Ә соңыннан бай эчтәлекле класс сәгате уздырылды. Укучыларыбыз өчен уздырылган чаралар барысы да файдалы булды.
Ришвәтчелек белән көрәш уңай нәтиҗә бирсен өчен, бөтен кешенең ярдәме, теләге кирәк. Закон белән хәл итеп булмастай проблема юк һәм моны, иң беренче чиратта, үзеңнән башларга кирәк. Шәһәрнең, республиканың, илебезнең киләчәге- һәрберебезнең кулында!
К списку новостей
















