Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
М.Мәһдиев укулары.
Опубликовано: 04.12.2019
Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр. Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасы юнәлтә.
4 декабрь көнне Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары булып узды. Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Шамсемөхәммәтова Гөлшат уңышлы чыгыш ясап, 2 урынны алды. Гөлшатны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей
















