Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
Әдәби марафон.
Опубликовано: 16.11.2019Россиякүләм (2019 елдан башлап - дөньякүләм) "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект.
Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә.
Проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.
Мәктәбебездән бу проектта башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөснетдинова Г.Р., 6 сыйныф укучысы Хөснетдинов И. катнаштылар. Гөлгенә Раселевнага һәм Исламга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Молодцы!
К списку новостей
















