Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Татарча диктант яз" акциясе
Опубликовано: 19.10.2019Татарча диктант яздыруның максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Бүген Бөтендөнья буенча "Татарча диктант" акциясе уза. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала. Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдәге һәм иркен белүче кешеләрнең катнашуы күздә тотыла. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнә. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан республикасы районнарында үткәрелә. Быел диктант Россия Федерациясенең 40 төбәгендә, Татарстанның 40 районында һәм дөньяның 11 илендә узачак. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан һәм башкалар да бар.
Безнең мәктәптән бу акциядә 65 кеше катнашты.
К списку новостей
















