Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Новости МБОУ "Смак Корсинская СОШ"
"Әфганстан-йөрәк ярасы"
Опубликовано: 22.02.2019Әфган...Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
Бүген мәктәбебездә Әфган сугышы ветераны Фәсхиев Гали абый белән бик матур, җылы очрашу булып узды. Гали абый үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сизеп тордык-аңа бу елларны кабат искә төшерүе бик авыр иде. Сөйләгәндә аның тамагына төер тыгылды, күзләре яшьләнде. Үзенең тальянында матур итеп көй дә сузды. Очрашу ахырында Гали абый мәктәп коллективына, укучыларга матур теләкләрен җиткерде, рәхмәт әйтте.
К списку новостей
















