Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
Арчага экскурсия 18.09.2013

18 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары Арчага эскурсиягә бардылар. Алар район мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь Тамашачы театры артистлары куйган "Алмачуар" спектаклен карадылар. Спекталь балаларга бик ошады.
-
Антинаркотический месячник «Мы голосуем за жизнь» 16.09.2013

16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр наркотикларга каршы республика айлыгы башланды. Аның максаты – дәүләт, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, халыкның наркоманиягә һәм наркоҗинаятьләргә каршы көрәштә барлык көчләрен бергә туплау. Шул уңайдан мәктәбебездә наркотикларга каршы республика айлыгы планы төзелде һәм айлык
башланды.
-
Республика акциясе “Чисталык дәресләре” 16.09.2013

Укучыларның экологик белемнәрен арттыру, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан мәктәптә “Чисталык дәресләре” булып узды. Башлангыч класслар укытучысы Ахмадуллина Г.И. үткәргән “Чисталык дәресе” шуның бер матур үрнәге булып тора.
-
“Всероссийская акция по уборке мусора “Сделаем вместе!” 14.09.2013

Акцияне үткәрү максатыннан мәктәп күләмендә өмә булып узды. Мәктәп тирә-янын, мәктәп яны участогын, юл кырыйларын чүп-чарлардан арындырдык. Укучыларыбызга экологик тәрбия бирүдә тагын бер зур адым ясалды.
-
Бәрәңге уңышы 14.09.2013

Сентябрь ае - муллык ае, булган уңышны җыеп алу ае. Бәрәңге уңышы да мулдан булды. Балалар һәм укытучылар коллективы мәктәп бакчасыннан үзебезгә кышка җитәрлек бәрәңге чүпләп алдык.
-
"Игътибар,балалар!" акциясе 05.09.2013

УПП (участковый уполномоченный полицейский) капитан Рахимҗанов Илдус Илсур улы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрде.
-
"Көзге кросс-2013" 04.09.2013

Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәбебездә "Көзге кросс-2013" ярышы үткәрелде. Ярышта һәр укучы актив катнашты.
-
Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне 03.09.2013

3 нче сентябрь көнне мәктәбебездә терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне уңаеннан класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

2 нче сентябрь көнне мәктәбебездә шаулап-гөрләп "Белем бәйрәме" булып узды. Балалар мәктәпне сагынып яңадан мәктәпкә җыелдылар. Бәйрәмдә мәктәп директоры Сабирҗанова Нурзилә Бариена, районыбыз кунаклары чыгыш ясап, укытучыларны һәм укучыларны котладылар, эшләрендә һәм укуларында уңышлар теләделәр. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен иде!
-
Парламент дәресе 2013 02.09.2013

2 нче сентябрь көнне мәктәбебездә “Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең дәүләт символлары” темасына Парламент дәресләре үткәрелде. Дәрес темасы бик мөһим: герб, флаг һәм гимн дәүләт атрибутлары гына түгел, шулай ук аның рухи потенциал элементлары да. Укучылар дәрестә актив катнашып, үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар.
















