Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 ( 323 ) 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Түгәрәк өстәл. 29.11.2014

29 нчы ноябрь көнне Арча муниципаль районы прокурор урынбасары Сагитзянов Алмаз Минахматович белән 9-11 нче сыйныф укучылары очраштылар. Прокурорлар - югары юридик белем алган кешеләр. Прокуратура законнар үтәлешен тикшерә. Алмаз Минахматович закон бозу очракларына мисаллар китерде. Закон тарафыннан катгый тыелган әйберләр турында сөйләде, "административ җаваплылык", "закон, җинаять" кебек сүзләргә аңлатма бирде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, фикерләшү барыбыз өчен дә файдалы булды.
-
30 ноябрь - Әниләр көне. 29.11.2014

30 нчы ноябрь - Әниләр көне. Шул уңайдан мәктәптә Әниләр көне билгеләп үтелде. Әниләребезне бәйрәм белән котладык. Үзебез әзерләгән җыр-биюләрне, кулдан эшләнгән бүләкләребезне тапшырдык. Безнең өчен иң кадерле булган әниләребезне хөрмәт итик, яратыйк.
-
Әниләребезгә бүләкләр. 29.11.2014

30 ноябрь - Әниләр көне. Әниләр - безнең иң кадерле кешеләребез. Әниләребезгә бик матур открыткалар, чәчәкләр ясадык.
-
" Әниләрне кадерлик" рәсем конкурсы 28.11.2014

Әниләргә зур хөрмәт тәрбияләү, эстетик зәвыкларын үстерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары " Әниләрне кадерлик" дигән рәсем күргәзмәсе ясадылар. Рәсем конкурсында барлык балалар да катнашты.
-
"Баян, синтезатор" түгәрәкләре зачёты. 28.11.2014

Курса Почмак урта мәктәбе Арча сәнгать мәктәбенең филиалы булып тора. Мәктәптә "Баян һәм синтезатор" түгәрәкләре эшли. Түгәрәкне Хабибрахманова А.Р. җитәкли. 28 нче ноябрь көнне шушы түгәрәкләр буенча укучылар зачёт бирделәр.
-
Кырлайга сәяхәт. 28.11.2014

28 нче ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Гыйбадуллина Г.М. белән берлектә Кырлайга бөек шагыйребез Г.Тукай музеена бардылар. Г.Тукай турында бик күп яңалык, мәгълүмат туплап, тормыш юлы белән танышып кайттылар.
-
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. "Чиста кул, тыныч йокы!" 27.11.2014

9 декабрь -Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Мотыйгуллина В.И. 8 сыйныф укучылары белән "Чиста кул, тыныч йокы!" исемле чара үткәрде. Чарада укучыларга ришвәт сүзенә аңлатма бирелде, тормышыбыздан бик күп мисаллар китерелде.Укучылар тирән эчтәлекле презентация карадылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
"Шигъри Сабантуй - 2014" бәйгесе. 26.11.2014

Казан федераль университеты фолология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе үткәргән "Шигъри Сабантуй - 2014" яшь шагыйрьләр бәйгесенең "Яшь батыр" номинациясендә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Г.М.
-
Тукай Кырлай музеена сәяхәт 24.11.2014

Тукай Кырлай музеена бүген мәктәбебезнең 1-3 класс укучылары барды. Алар Тукаебызның балачагы, тормыш юлы, ул яшәгән тормыш шартлары белән таныштылар. Истәлек өчен фотоларга төштеләр. Балаларга бик ошады.
-
Акция "Здоровая мама - здоровый ребёнок" 21.11.2014

В рамках Республиканского проекта "Самостоятельные дети" в нашей школе 21 ноября прошла акция "Здоровая мама - здоровый ребёнок" отряда LIDER . Цель акции - пропаганда антинаркотиической программы - вести здоровый образ жизни.
















