Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | 8(937)5213428 |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 15 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Туган тел көне!!! 21.02.2019

Бүген халыкара туган тел көне.Туган телебездә аралашу,шигырьләр сөйләү,җырлар тыңлау,милли киемнәребез,милли ризыкларыбыз,халык җәүхәрләре белән таныштыру балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә,татар булу белән горурлану хисе тәрбияләргә ярдәм итә.Милли җанлы балалар тәрбияли алсак-телебез дә яшәр!
-
Муса Җәлил-герой шагыйрь!!! 15.02.2019

Бүген без герой -шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык.Аның тормыш юлын,күрсәткән батырлыкларын,балалар һәм өлкәннәр өчен язган патриотик һәм юмор белән язылган шигырьләрен тыңладык.Батырлыгына сокландык.Кичәбезне куян,син кайда?Карак песи уеннарын уйнап йомгакладык.
-
Рәсем шөгелендә!!! 08.02.2019

Кисеп ябыштыру элементларын файдаланып "Валентинка" ясау.Хохлама бизәкләре һәм татар орнаменты үрнәкләренә карап,симметрияле формада бизәкләр төзергә өйрәтүне дәвам итү.Бизәкне формада урнаштыру ысулын сайлаганда,композиция тоемлау хисен үстерү.
-
Тәрбиячеләр өчен оештырылган район семинарында!!! 30.01.2019

30 январь көнне 4 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында семинар оештырылды.Анда безнең бакча тәрбиячесе дә барды.Семинарны оештыручыларга,катнашкан балаларга бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Әвәләү эшчәнлегендә!!! 28.01.2019

-
Рәсемнәр буярга яратабыз. 25.01.2019

Кече яшьтән бала буягычлар буяу белән мавыкса,аның бу шөгылен хупларга гына кирәк.Бала әлеге процесс вакытында нәрсә беләндер мәшгуль булып кына калмый,төсләрне танырга,контурдан чымыйча буярга ,дөньяны танып белергә дә өйрәнә.
-
Без суыктан курыкмыйбыз!!! 22.01.2019

Һава торышы салкынча булса да ,без саф һавага чыктык.Ә анда салкынча һава ялт иткән кояш.Без көрәкләребез белән кар көрәдек,туйганчы саф һавада уйнадык,күптәнсагынган кышкы кояшка карап сокландык.
-
Кошлар ашатабыз!!! 11.01.2019

Елдагыча быел да кошлар өчен җимлекләр куйдык.Кошлар кышын ярдәмгә мохтаҗ.Алар турында без һәрвакыт кайгыртып торырга телибез.Чөнки кошлар- безнең дусларыбыз.
-
Бездә чыршы бәйрәме!!! 29.12.2018

Ниһаять зарыгып көткән чыршы бәйрәме көне дә килеп җитте.Һәр бала күз явын алырлык итеп киенеп,җырлар-биюләр,шигырьләр өйрәнеп күтәренке кәеф белән бәйрәмгә килде.
-
Кул эшләмәләреннән эшләмә!!! 26.12.2018

Елдагы традициягә тугры калып бакчабызда яңа ел бәйрәменә багышланган кул әшләмәләре күргәзмәсенә старт бирелде.Бакчага йөрүче күпчелек баланың әти-әниләре анда активлык күрсәтте.Балалар бакчасы исеменнән һәрберсенә рәхмәт белдерәбез.









