Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Язгы каникуллар якынлаша 20.03.2019 Язгы каникуллар якынлаша. Шул уңайдан мәктәптә “Юлларда сак бул!”, “Язгы бозга ышанма!” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре уздырыла, укучыларга сулыклар тирәсендә йөрмәскә, олы юлда уйнамаска, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска кирәклеге аңлатыла.

-
Өлкәннәргә ярдәм 19.03.2019 Тимурчылык эше балаларда чын кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә Бүген 8, 9 нчы сыйныф укучылары Смарагда апай хуҗалыгында кар көрәделәр, канаулар казыдылар. Ул аларга бик рәхмәтле.

-
Сыерчык оясына конкурс 18.03.2019 Һавага яз исе чыгу белән, сыерчыклар көтә башлыйбыз. Булган ояларны чистартып, яңартып кую, йә булмаса яңадан ясау кирәк. Сыерчык оясының киң таралган ысулы ул - тактадан турыпочмаклык формасында ясалганы. Моның әллә ни авырлыгы да юк. Кул астында кирәкле эш җиһазлары һәм такта кисәкләре булса, ояны "ә" дигәнче корып куярга була. Балалар арасында үз куллары белән ясалган сыерчык ояларына конкурс иълан ителде. Бу бәйгедә һәр бала катнаша ала, яшьләрдә чикләү юк. Сыерчык оялары 26 нчы мартка кадәр кабул ителә.

-
Әзерлек эшләре бара 16.03.2019 8 нче сыйныф укучылары районда узачак “Без бергә” фестиваленә әзерләнәләр. Әлеге балалар халык иҗат фестиваленың максаты булып балаларның һәм яшүсмерләрнең нәфис - эстетик иҗатын үстерү тора. Халык мәдәниятенә, Россия халыклары традицияләренә карата хөрмәт тәрбияләү, этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту, балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уяту, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү бурычын да күз алдында тота ул.

-
Очрашу 13.03.2019 Бүген безнең мәктәптә Арча сәнәгать көллияте вәкилләре 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Әңгәмә барышында балалар көллият әзерли торган һөнәрләр белән таныштылар. Очрашу бик файдалы булды.

-
Бәйрәм бүген 12.03.2019 "Ныклы гаилә" проекты кысаларында Яңа Чуриле башлангыч мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды. Балалар әти-әниләренә әкият куйдылар, әти-әниләр төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

-
Үзләре ясаган 11.03.2019 Башлангыч сыйныф укучыларының әниләренә ясаган бүләкләре аеруча матур, бик тырышканнар. “Үзең хезмәт куйган әйбер - зур бүләк”, - диләр алар.

-
Котлыйбыз! 08.03.2019

Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез! Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен! Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда, диләр. Сезнең күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек, җан тынычлыгы, уңышлар телибез! Бәйрәм белән!!!
-
Бәйрәмдә 05.03.2019 Бүген «Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда тантаналы шартларда һәр катнашучыга мәгариф идарәсе, профсоюз җитәкчесе Дипломнар, махсус бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр республика бәйгесендә район данын яклаячак.

-
Без - бергә! 04.03.2019 "Без бергә!" Республика фестиваль-конкурсының мәктәп этабы үтте. Әлеге фестиваль балаларның талантларын ачуга юнәлдерелгән. Укучылар үзләренең һөнәрләрен бию, нәфис сүз, җыр номинацияләрендә күрсәттеләр. Аларның осталыгын мәктәбебез укытучыларыннан оештырылган жюри бәяләде. Конкурста катнашкан укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар!!!













