Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Эковесна 23.04.2021

Наши учащиеся вышли на уборку территории.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай! 22.04.2021

Башлангыч сыйныф укучылары "Тукай иленә сәяхәт/Путешествие в мир Тукая" дип исемләнгән китапны өйрәнделәр. Китапта Г.Тукайның кызыклы әсәрләре күп. Сыйныф җитәкчесе Әхмәдҗанова Р.А. балаларга бу китап турында башкалар да кызыксынсын өчен,видеохәбәр ясарга була икәнлеген аңлатты.Буктрейлер дигән төшенчә белән таныштырды. Укучыларны буктрейлер ясарга өйрәтте.
-
Профсоюзные соревнования по плаванию 21.04.2021

Наша учительница, Хайрутдинова Р.И заняла почетное 3 место в профсоюзных соревнованиях по плаванию!
-
Без Тукайны укыйбыз 19.04.2021

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел туу уңаеннан, “Без Тукайны укыйбыз” исемле әдәби марафон үткәрелә. Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Г.Тукай шигырен (татар яки рус телләрендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы Инстраграм аккаунтында урнаштыра ала. Бу әдәби марафон, Г.Тукай иҗаты турында белемнәрне баету һәм камилләштерү, сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү һәм баету максатыннан оештырыла. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.
-
Сәнгатькә юл ярганда 17.04.2021

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары артист,драматург,режиссер Илдар Хаҗиның 75 ел тууы уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музее тарафыннан оештырылган "Сәнгатькә юл ярганда..." дип аталган кичәдә катнаштылар. Кичәгә Илдар Хаҗинең дусты Татарстан Республикасының халык артисты Булат Сәләхов,балалары,туганнары килгән иде. Безнең мәктәп укучылары Илдар Хаҗи тарафыннан иҗат ителгән шигырьләрне сөйләделәр.
-
Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык" X Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 16.04.2021

Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган "Без - Тукайлы халык" X Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының “Татар халкының мәгърифәтче хатын – кызлары” секциясендә мәктәбебез укучысы Нигъмәтов Р., “Мөхлисә Бубыйның татар мәгърифәтен үстерүгә керткән өлеше” дигән темага фәнни эш яклап, ПРИЗЕР дипломына ия булды.
-
Татар мәгърифәтчеләре 10.04.2021

Татар халкының үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Татарлар, гомумән, белемле, зыялы һәм тәрбияле кешеләргә хөрмәт белән караган.
Борынгы төркиләрнең педагогик фикер үсешендә дини һәм дөньяви белем бирү, әхлак тәрбиясе, физик һәм экологик тәрбия бирү зур урын алып тора. Яңа федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә укыту процессында да мәгърифәтчеләребезнең әнә шул бай мирасына таянып эшләгәндә белем бирүдә зур уңышларга ирешеп була. Математика атналыгы кысаларында татар мәгърифәтчеләренең фәнне үтерүдә керткән өлешләрен өйрәнү максатыннан викторина булып узды. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар. -
Акция "Будь готов! Скажи,нет!" 07.04.2021

Сегодня участниками была проведена акция "Будь готов! Скажи,нет", во время которого участники подготовили плакаты о важности соблюдения ЗОЖ, провели викторину на тему "Знаешь ли ты закон?" и итогом проведенной акции стало количество собранных надписей "С извлечениями из Закона ознакомлен".
-
Тукай геройлары минем янәшәмдә 07.04.2021

21 нче гыйнвардан башлап, Арча муниципаль районы мәктәпләре укучылары өчен “Габдулла Тукай геройлары минем янәшәмдә” исемле районкүләм проект старт алды. Укучы Г.Тукай әсәреннән алынган бер геройны чигү, тегү, бәйләү юлы белән, шулай ук агачтан, тукымадан һәм башка табигый, табигый булмаган материаллардан эшли. Эшләнмәләре белән фотога төшеп, инстаграмм социаль челтәрендә #Тукайгеройларыминемянэшэмдэ хэштегы астында урнаштыра. 2 сыйныф укучысы Шәяхмәтова З. Г. Тукайның"Кызыклы шәкерт" шигыренә бик матур композиция эшләгән.
-
Саубул, Әлифба 06.04.2021

Мәктәбебездә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме булып узды. Беренче сыйныф укучыларын Әлифба китабын тәмамлап, бер баскыч өскә күтәрелүләре белән котладык. Бәйрәмендә кунакка Убырлы карчык килгән иде. Ул балаларга күчтәнәч итеп Г.Тукай әсәрләре буенча башваткыч алып килгән. Шулай ук кунакка Әлифбаның сеңлесе Азбука да килде. Балалар бәйрәм дә ике телдә дә җырлар җырлап, шигырьләр сөйләделәр.












