Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
1нче сентябрь - Белем бәйрәме!
"Мәктәбебездә нәүрүз бәйрәме"
Опубликовано: 25.03.2026
Бүген мәктәбебездә татар халкының милли бәйрәме - "Нәүрүз бәйрәме" үтте. Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә.Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең монда килүе ямь өстәде. Укучылар директорыбыз Гөлназ Муллануровнаны тиз танып алды, сокланып карап тордылар. Аның артыннан Кыш бабай килде. Ерактан килмәгән, үзебезнең хезмәткәребез Эльвира Мәгфуровна булып чыкты ул! Бәйрәмебез мәктәп ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Бигрәк тә укучыларыбыз актив катнаштылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә уртак тел табып, бергә күңел ачтылар. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән чәй эчү булгандыр.Җиңелүче булмады, һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Шатланырга сәбәп бар: иң озын - III чирекне , ниһаять, тәмамладык, каникулга таралышабыз бит!
К списку новостей









