Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Инвалидлар декадасы 14.12.2020

1993 нче елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Шул уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән тәрбия сәгате үткәрелде
-
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне 14.12.2020

Бөтенроссия инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә. Башлангыч сыйныф укучылары, үз теләкләрен белдереп, плакат иҗат иттеләр
-
Простоквашино әкиятенә кар сыннарыннан композиция 11.12.2020

Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Укытучылар һәм башка эшчеләр катнашында матур кар сыннары ясалды. Алар мәктәбебезгә тагын да бәйрәм рухы өстәп тора
-
#БумБатл дип аталган макулатура акциясе 10.12.2020

Арча муниципаль районында 1сеннән алып 9 нчы декабрьга кадәр, #БумБатл дип аталган макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе булып узды. Бу акциядә безнең мәктәп укучыларыбыз да һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да бик теләп катнаштылар
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне 09.12.2020

9 декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан 1-4 классларда тәрбия сәгате булып узды. Ватан геройлары көне уңаеннан укучылар мәктәп китапханәсендә дә экскурсияда булып чыктылар
-
Чыршы бизәдек 05.12.2020

Яңа елны барыбыз да сагынып көтәбез. Бүген балалар белән чыршы бизәдек, тиздән Кыш бабабыз да килеп җитәр
-
Мәктәптә җыелыш 04.12.2020

Безнең мәктәптә барлык мәктәп коллективы белән җыелыш булды. Мәктәп директоры Кутдусова Г.М. барлык эшләнелгән һәм эшләнеләчәк эшләр белән таныштырып узды.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2020

Билгесез солдат көне – илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2020

Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Бу истәлекле көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Бу истәлекле көнгә багышлап Пешәнгер мәктәбе-балалар бакчасы укучылары һәйкәл янын кардан чистарттылар, бер минут тынлык белән искә алдылар. 3-4 класс укучылары "Билгесез солдат" темасына рәсем ясадылар.
-
"Карлыгач" сафларына кабул итү 01.12.2020

2 нче класс укучысын "Карлыгач" балалар оешмасы сафларына кабул итү тантанасы булды. Балалар "Карлыгач" оешмасы турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Алар башкарган матур җырлар һәм эчтәлекле шигырьләр чарага бәйрәм рухы өстәде. Укучыларга "Карлыгач" значоклары тагылганнан соң өлкән "Карлыгачлар" һәм укытучылар аларны котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр









