Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.
Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.
Безнең мәктәптә дә космонавтик көне буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы презентация каралды.
-
Флешмоб "Милли кием" 02.04.2022

Пешәнгер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы "Милли кием" флешмобына кушыла.
-
Ата-аналар җыелышы 02.04.2022

Балалар бакчасында да, мәктәп ягында да 3 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде
-
1 нче апрель–Халыкара кошлар көне 01.04.2022

1 нче апрель–Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Бүген детсадта «Кошлар - табигать дуслары” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълүмат җиткерү. Башта презентация ярдәмендә укучыларны бәйрәм тарихы, кошлар дөньясының күптөрлелеге белән таныштырдык. Класс сәгате дәвамында балалар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды. Алар кошлар турындагы белемнәрен тагын да тулыландырдылар.
-
Беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары игътибарына! 31.08.2022 01.04.2022

1 сыйныфка кабул итү өчен документлар исемлеге:
1. Туу турында таныклык (күчермәсе ике яктан)
2. Иминият медицина полисы (күчермәсе)
4. Баланың һәм әти-әнисенең СНИЛСы (күчермәсе)
5. Бала кем белән язылган, шуның паспорт күчермәсе
6.Бала исеменә бирелгән яшәү урыныннан белешмә (№8 форма)
-
Каен бөресе 31.03.2022

Пешәнгер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучылары да, тәрбияләнүче балалар да каен бөресен җыеп тапшырдылар. Бу акциядә барлык укучылар да, кечкенә нәниләребез дә актив катнаштылар. Укучыларга, балаларга һәм әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Районные соревнования по шашкам 29.03.2022

29 марта на базе МБУ ДО "Дворец школьников" прошли лично-командные соревнования, 2 этап лично-командных соревнований по шашкам среди учащихся на звание "Лучший шашист - 2022". В соревнованиях успешно выступили и юные шашисты нашей школы.
-
«Күңелле стартлар» / «Веселые старты» 24.03.2022

Сәламәт тормыш рәвешен профилактикалау максатыннан физкультура дәресләрендә «Күңелле стартлар» эстафетасын уздырды. Балалар ике командага бүленделәр. Чара барышында балалар тапкырлык, җитезлек, команда рухын күрсәттеләр. Ярыш ахырында нәтиҗәләр ясалды.
В целях профилактики здорового образа жизни на уроках физкультуры провели эстафету «Веселые старты». Ребята разделились на две команды. В ходе мероприятия ребята продемонстрировали находчивость, ловкость, командный дух. В конце мероприятия были подведены итоги.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 23.03.2022

Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә. Бүген Пешәнгер башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында “Нәүрүз мөбарәкбад!” исеме астында гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәм саф һавада спорт уеннары уйнап уздырылды. Әби-бабайларыбыздан калган бу йола бик күңелле узды. Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында без дә онытмыйк. Аның кешелекле традицияләрен саклыйк һәм баетыйк! Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын! Кыскасы, Нәүрүз бәйрәме татар халкының тамаша кору традицияләрен, уен-күңел ачу чараларын саклап, үстереп килүче бер йола бәйрәме буларак хәзер дә яшәп килә.
-
"Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" 23.03.2022

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясенә янәдән старт бирелә. Әлеге чара 2021 елның 18 октябреннән 29 октябренә кадәр үтәчәк.
Мәкерле афәткә каршы халык белән бергә көрәш күпкә нәтиҗәле, үтемле. "Шунысы мөһим: наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат акция чорында гына түгел, теләсә кайсы вакытта да кабул ителә. Халыкның битараф булмавы җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала".
С 18 по 29 октября 2021 года проводится второй этап общероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью».
Мероприятие проходит с целью привлечения общественности к участию в противодействии незаконному обороту наркотиков и профилактике их немедицинского потребления.









