Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
Җиңел атлетика
Опубликовано: 12.10.20158-9 нче октябрь көннәрендә педагогия көллияте һәм «Арча» спорт мәктәбе базасында Татарстан беренчелегенә профессионал белем бирү уку йортлары студентлары арасында җиңел атлетика буенча кросс ярышлары булып узды.
Бу ярышларда кызлар да, егетләр дә 1 км. арага йөгерделәр. Беренче көнне шәһәрләрдә урнашкан 48 уку йорты командалары көч сынашты. Беренче урынны 211 очко белән Түбән Кама технология колледҗе яулады.
Икенче көнне авыл җирлегендә урнашкан 18 уку йортлары студентлары стартка чыктылар. Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне Арча педагогия көллияте студентлары Анастасия Сметанина (3мин. 51,14), һәм Алина Гаранина (4.09,05) күрсәттеләр.
Егетләр арасында педагогия көллиятеннән Ильнур Әһлиуллин (3.14) һәм Ильсаф Сәхәбиев (3.19) беренче һәм өченче урыннарны биләделәр. Нәтиҗәдә команда ара беренчелектә 218 очко белән Арча педагогия көллияте җиңү яулады. Икенче, өченче урыннарда Сабаның агро колледҗе һәм Лаишның технико-экономика техникумы. Җиңүчеләргә Татарстанның Мәгариф министрлыгының бүләкләре тапшырылды.
Б.К. Бакиров
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе.
К списку новостей







