• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14
Телефон: +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост)
E-Mail: Arsk.Ped@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая"
Руководитель: Гарипова Гульнара Фидаилевна
Год основания учреждения: 1930
У нас учатся: 832
У нас учат: 84

Новости Арского педколледжа

Чын яз шуннан башлана

Опубликовано: 03.04.2015

Нәүрүз – кар беткәнче үк елмаеп балкып, кышкы йокыдан соң җиһанда тереклек башлануын хәбәр итүче язның тәүге чәчкәсе. 19 гасырга кадәр әби-бабаларыбыз 21 март, көн белән төн тигезләшкән көнне Яңа  елны каршы алганнар. Ә бәйрәмнең хуҗасы – яшьлек, сафлык иясе сылу кыз – Нәүрүзбикә һәм ул җиргә яз алып килә дигән ышану булган.
Борынгы йолаларны яңарту, киләчәк буынга тапшыру ниятеннән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятебез зур тырышлык куя. Нәүрүз бәйрәмен ел да 1 нче курс студентлары арасында, аларның сәләтен барлау, татар халкының милли йолалары белән таныштыру, көллият тормышына ияләндерү максатыннан, бәйге итеп үткәрү гадәте яши биредә.
Нәүрүзбикә – 2015 исемен яулау өчен, уңган-булган, җиде сылу кыз санаулы минутлар эчендә үзләренең осталыкларын күрсәтеп калырга ашыкты. “Әйдәгез танышабыз” таныштыру өлешен һәркем иҗади, үзенчәлекле итеп җиткерергә тырышты. “Туган ягыңны беләсеңме” өлешендә кызлар үзләренең милләтебезнең элек-электән килгэн асыл сыйфатларын саклаган, шул ук вакытта заманнан да артта калмаган, талантлы һәм булуларын исбатладылар. Җыр-бию башкару, үз куллары белән пешереп алып килгән милли ризыклар тәкъдим итү дисеңме, кызларның кул эшлэре, халык мәкальләре, әйтемнәр, табышмаклар әйтешү, барысын да үз эченә алган бәйге.
 “Нәүрүзбикә – 2015” исеменә 1 “Е” төркеме сылуы Айгөл Рахматуллина, “Иң зәвыклы кыз” – 1 “Ж” төркеменнән Закарова Эльмира, “Зифа буй” - 1 “А” төркеменнән Габдрахманова Әлфия, “Иң тапкыр кыз” – 1 “И” төркеменнән Альминова Аль
бина, “Нурлы йөз” – 1 “Б” төркеменнән Ания Валиева, “Җитез читек” – 1 “Д”төркеменнән Сагитова Фәнүзә, “Тыйнаклык алиһасе” исеменә 1 “В” төркеменнән Сабитова Лилия лаек булды.
Бәйгенең ахыры, начар уйлар янып юкка чыксын дигән ышану белән, карачкы яндыру күренеше белән тәмамланды.
Әлеге бәйрәм безнең көллиятебездә көтеп алынган, зурлап уздырыла торган бәйрәмнәребезнең берсе. Быел да аның рухы һәркем күңеленә кереп, күтәренке кәеф, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.  


К списку новостей