Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Арский педагогический колледж имени Габдуллы Тукая»
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Республика Татарстан, г.Арск, ул. Вагизовых, д. 14 |
| Телефон: | +7(843)-663-21-05 (Приёмная) +7(843)-663-22-05 (Бухгалтерия) +7(843)-663-23-05 (1-ый пост) |
| E-Mail: | Arsk.Ped@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "АПК имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Гарипова Гульнара Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1930 |
| У нас учатся: | 832 |
| У нас учат: | 84 |
Новости Арского педколледжа
«Ягез әле, егетләр!» бәйгесе
Опубликовано: 25.03.201519 март көнне Арча педагогия көллиятендә Бөек Ватан сугышында Совет халкының җиңүенә 70 ел тулуга багышланган «Ягез әле, егетләр!» бәйгесе уздырылды. Бу ярышларда көллият егетләре 5 командага бүленеп көч сынаштылар. Командаларга егетләр нинди спорт төре белән шөгыльләнүгә карап бүленде. Бәйгене көллият директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова ачып җибәрде һәм ярышлар 5 төр буенча бер үк вакытта башланып китте.
Каршылыклар аша йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәне өченче курс егете Артур Вафин күрсәтте. Турникта тартылуда 27 тапкыр нәтиҗә белән Рифат Гайнетдинов җиңү яулады. Автоматны, 31,6 секунд вакыт эчендә сүтеп-җыеп, Зөлфәт Кадыров беренче нәтиҗәне күрсәтте. Гер күтәрүдә Әнвәр Ульданов (63 тапкыр), урыннан озынлыкка сикерүдә Данис Яруллин (2 м. 80 см.) җиңү яуладылар.
Барлык 5 төр буенча иң яхшы нәтиҗәне 4 нче курстан Алмаз Тимергалиев күрсәтте. Икенче, өченче урыннарда Данис Яруллин һәм Зөлфәт Кадыров.
Команда ара беренчелектә зур өстенлек белән «Аргамак» командасы җиңү яулады. Команданың капитаны Булат Шәйхелисламов. Икенче урында - «Ак-Барс», өченче урында - «Арслан» командалары.
Б.К. Бакиров
Көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе.
К списку новостей







